05 декабря 2019
Студентларыбыз – "Иделем акчарлагы" бәйгесе җиңүчеләре!

Идел яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла торган “Иделем акчарлагы” бәйгесе бу елны XIX мәртәбә уздырылды. Яшь язучыларны барлауны максат итеп куйган бу чара өч этапта оештырылды. Барлыгы биш номинациядә эшләр кабул ителеп, аларның иң яхшы дип табылганнары йомгаклау өлешенә чакырылдылар. Бәйге тарихында үз исемен калдырган гран-при ияләре белән очрашу, танылган язучы-шагыйрьләрьнең киңәшләрен ишетү, төрле әдәби чараларда катнашу – болар барысы да яшь ижатчыларга үз каләмнәрен чарлау өчен ярдәм булды. Катнашучылар өч көн буе аралашып, тәжрибә уртаклашып, үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар.

Бәйгенең соңгы көнендә жиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Проза номинациясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 1 курс студенткасы Хәбибуллина Алинә 1 нче дәрәжә, 2 курс студенты Кадыров Салават 2 нче дәрәжә дипломга ия булдылар. Студентларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!

 

 Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева