01 ноября 2019
Бакый Урманче музеена сәяхәт

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары уку планындагы фәннәрне тырышып өйрәнү белән беррәттән тәрбия чараларында да бик актив катнашалар, театр, музейларга йөриләр. Октябрь аенда югары мәктәпнең 10.2-901 һәм 10.2-602 нче төркем студентлары татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева җитәкчелегендә Бакый Урманче музеена барды.

2019 елда Казанда күренекле татар рәссамы һәм сынчысы Б.Урманче музее ачылуга 20 ел булды. Әлеге музей 1999 елда Татарстан Министрлар кабинеты карары белән Казанда Щапов урамында XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган.

Музей хезмәткәре Гөлгенә Абилова бик кызыклы экскурсия уздырдырды. Б.Урманче хезмәтләре белән танышу студентларга татар әдәбияты һәм сәнгате багланышлары турында да бик бай мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде.

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева