29 октября 2019
Татар галимнәре "Башкорт теле һәм әдәбияты глобальләшү шартларында һәм күп милләтле мохиттә" конференциясендә чыгыш ясады

23-25 октябрьдә Уфада “Башкорт теле һәм әдәбияты глобальләшү шартларында һәм күп милләтле мохиттә: тәҗрибә һәм һәм үсеш юллары” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чарада КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп мөгаллимнәре дә фәнни докладлары белән чыгыш ясап кайтты.

Конференция Башкортостан Республикасы башлыгының Башкортстан халыклары дәүләт телләрен һәм телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантына финанс ярдәме белән уздырылды. Конференциянең максаты – башкорт телен, шулай ук глобальләшү чорында Россия халыклары телләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча заманча юнәлешләрне, фәнни тикшеренүләрне, туган тел һәм дәүләт телләренә өйрәтү мәсьәләләрен, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен куллану тәҗрибәсен, милли телләрнең корпус һәм электрон базаларын эшләүнең актуаль проблемаларын өйрәнү.

Конференциядә профессорлардан Әлфия Юсупова, Фәнүзә Нуриева, доцентлардан Раушания Нурмөхәммәтова, Рузилә Сәлахова, Фирүзә Сибгаева, Гүзәл Нәбиуллина, Гөлназ Мөгътәсимова чыгыш ясады.

Конференциядә катнашу өчен федераль һәм региональ дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тел белгечләре, Россия шәһәрләреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Ижау, Самара, Оренбург, Якутск шәһәрләреннән, шулай ук якын чит илләрдән: Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстаннан килгән югары уку йортлары филологлары һәм укытучылары чакырылды.

Конференциянең фәнни эш юнәлешләре: глобальләшү контекстында Россиянең төп халыклары телләре; Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча заманча карашлар һәм фәнни тикшеренүләр; Россия халыклары телләрен үстерү перспективалары һәм дәүләт, институциональ ярдәм күрсәтү; компьютер лингвистика һәм интеллектуаль технологияләр тел гыйлемендә; массакүләм коммуникацияләр чараларында заманча тел процесслары; тәрҗемәдә Россия халыклары телләре;тел тарихы һәм халыкның мәдәни истәлеге; хәзерге заман әдәбият белеме проблемалары; мәдәният киңлегендә фольклор; мәгариф системасында Россиянең төп халыклары телләре иде.

Проектны оештыручылар – Башкортстан Республикасы башлыгы администрациясе, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте, Россия Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр Академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге, БР Мәгариф министрлыгы, РФА Уфа федераль тикшеренү үзәге, “Аркадаш” фән һәм мәдәниятне үстерү төбәк иҗтимагый фонды, РФА Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты.

Галимнәребезнең докладлары һәм чыгышлары конференция эшли башлауга ук җыентык булып басылып чыкты.

 

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 4 курс студенты