11 октября 2019
Техника һәм авазлар системасы

Техника тамыр жәйгән XXI гасыр башында, фәнни үсеш безнең көндәлек тормышыбызга телефон, компьютер, гаджет кебек төшенчәләр алып кергән чорда телебезнең дә тизләтелгән үсеш-үзгәреш кичерүе күзәтелә. Яңа сүзләр барлыкка килү, кулланылышта булган сүзләрнең күбесе үзгәрү белән беррәттән, телне фәнни яктан тирәнрәк өйрәнү өчен хәзер уңайлы шартлар булдырыла, яңа техника-технологияләрне куллану мөмкинлеге туа. Эксперименталь фонетика өлкәсе дә, үткән гасыр ачышлары белән чагыштырганда, шактый мәгълүмат туплауга ирешкән. Әлеге юнәлештә эшләнгән эшләр калын китапларда урын алган, эксперименталь фонетика мөстәкыйль фән буларак формалашкан.

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды.

Фәнни түгәрәкнең махсус кунагы итеп, Казан Федераль университетында күп еллар эшләүче галимә, доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан университетының атказанган укытучысы Колшәрипова Рауза Экзамовна чакырылган иде.

Равза Экзамовна  –  эксперименталь фонетика өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Ул  “Экспериментально-фонетическое исследование некоторых среднерусских говоров” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Аның бу өлкәгә караган фәнни мәкаләләре, методик кулланмалары басылып чыккан.

Очрашуыбызның рәсми ачылышыннан соң, сүз Рауза Экзамовнага бирелде. Галимә фонетика белән тирәнтен таныша гына башлаган I курс студентларына татар теленең фонетик системасы, эксперименталь фонетикага нигез салучыларның тормыш юллары, фән өлкәсендәге эшчәнлекләре белән таныштырды. Казан лингвистика мәктәбен оештыручы, фонема теориясенә нигез салучы галим И.А. Бодуэн де Куртенэ, аның эшчәнлеген дәвам иткән Л.В. Щерба, Е.Д. Поливанов һ.б.ның фәнни ачышлары турында сөйләде. 

XX йөзнең 20-30 нчы елларында татар теленең фонетик төзелешен өйрәнүдә күренекле галим В.А. Богородицкийның эшчәнлеге бөтенләй яңа юнәлештә баруы: Россиядә беренчеләрдән булып, Казанда  эксперименталь фонетика кабинетын оештыруы һәм аның күп еллар дәвамында татар теленең фонетик төзелеше белән бергә, аңа бәйләнгән башка телләрне өйрәнү үзәге булып калуын бәян итте. Шуңа да җитди тикшеренүләр алып барган һәм бөтен дөньяга билгеле булган галимнең эшчәнлеге, аның хезмәтләре бүген дә үзенең актуальлеген саклый. Шулай ук, В.А. Богородицкийның идеяләрен дәвам итүче шәкерте Г. Шәрәф, эксперименталь фонетика өлкәсендә күп хезмәт куйган Ү. Байчура, Х.Х. Сәлимов, бүгенге көндә бу өлкәдә эшләүче Т.И. Ибраһимов, М.Р. Сайхунов һ.б. фәнни эшчәнлеге белән таныштырды.

Колшәрипова Рауза Экзамовна тел гыйлеменең зур бер өлешен тәшкил иткән фонетика бүлеге турында студентларга теорияне мисаллар белән аңлатты. Беренче карашка катлаулы булып тоелган фонетиканың безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйнавы студентлар өчен чираттагы ачыш булды. Роза Экзамовна авазның акустик, физиологик үзенчәлекләре, тавыш тембры, аның югарылыгы хакында аңлату белән бергә тавыш психологиясе турында кызыклы фактларны да мисал итеп китерде. Бу исә, үз чиратында, студентларга эксперименталь фонетика өлкәсендәге өйрәнүләрнең әһәмиятлелеген һәм һәр чордагы актульлеген тагын бер мәртәбә раслады.

Утырыш ахырында студентлар Рауза Экзамовнага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, татар теле турында белемнәрен тулыландырдылар. Эксперименталь фонетика нигезләренә төшенгәннән соң, техник һәм тел белеме фәннәрен бертигез дәрәҗәдә якын күргәндә дә, аларны берләштерергә һәм лингвистик ачышларга ирешергә мөмкин булу хакында нәтиҗә ясадылар. Галимә, татар фонетикасы өлкәсендә эшләгән галимнәребезнең хезмәтләрен дәвам итүче яшьләрнең булмавын искәртте. Утырыштан соң күп кенә студентлар әлеге тема белән кызыксынулары, шушы темага фәнни эш язарга теләкләре булуы турында хәбәр иттеләр.

Сер тулы бу очрашу катнашкан һәр кешедә кызыксыну уятты. Рауза Экзамовна, форсаттан файдаланып, куелган зур хезмәт нәтиҗәсендә тупланган белемнәрен киләчәк буынга тапшырырга теләвен, студентлар эксперименталь фонетика белән кызыксынган очракта аларга бик рәхәтләнеп ярдәм кулы сузачагы турында әйтеп үтте.

Безнең күңелдә Рауза Экзамовнага карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре туды, һәрберебез дә бу очрашуда эксперименталь фонетика турында күп яңалык белеп, яңа ачышларга рухланып таралыштык.

 

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты А.А.  Хәбибуллина әзерләде.