Сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә ия булган кеше, сәләтле шәхес. Талант иясенә тирән кызыксынучанлык, эшне теләп, яратып башкару хас. Моның шулай икәнен бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да әйтеп үткән: «Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп зур ялкынга әйләнүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора». Талантлы кешеләрне җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә очратырга мөмкин. Без талантлы оештыручыларны, талантлы белгечләрне, талантлы иҗатчыларны беләбез. Күп очракларда талантлылык билгеләре бик яшьтән күренә башлый. Ләкин баланың сәләтлелеге турында аның ышандыргыч дәрәҗәдә уңышлары булганда гына сүз йөртергә мөмкин. Баланың нинди дә булса өлкәдәге беренче уңышларын сәләтлелек дип кабул итәргә ашыгырга ярамый. Еш кына аның «мондый уңышлары» ата-аналар тарафыннан бик нык күпертелгән була. Шул ук вакытта балаларның уңышларына, ныклы кызыксынуларына өлкәннәр игътибарсыз калырга тиеш түгелләр. Баланың гомуми үсеше турында кайгырту белән беррәттән, ата-аналар аларның мөмкинлекләрен, һәвәслекләрен истә тотарга, укытучылар, белгечләр белән бергәләп, аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәргә тиешләр.