Мәктәпкәчә яшьтәге авыру балаларны тәрбияләү һәм сәламәтләндерү учреждениеләре. Мондый бакча, гадәттә, шәһәр читендә, яшел зонада урнаша. Чиста һава һәм чыныктыру (саф һавада йокы, су процедуралары), шулай ук көндәлек режимның үтәлүе, ризык баланың сәламәтләнүенә бик тиз ярдәм итә. Бу балалар бакчасында тәрбия эше гадәти балалар бакчасы программасы буенча алып барыла.
Мондый балалар бакчасына 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар кабул ителә. Алар бакчада өч ай дәвалана. Шәһәрдә урнашкан кайбер бакчаларда тәрбияләнүчеләрнең даими контингенты була. Бу бакчадан балалар тик шимбә көннәрендә генә гаиләләренә, өйләренә җибәреләләр.
Балалар яшьтәшләренә һәм тәрбиячеләргә бик тиз ияләшәләр, кызыклы тормыш белән яшиләр, төрле уеннар белән мәшгуль булалар. Ләкин ата-ананың, әбиләрнең еш килүләре балаларның көн тәртибе бозылуга китерә. Шуннан соң алар ямансулыйлар, ашаулары начарлана һәм акрын сәламәтләнәләр. Ата-аналарның даими килүенең тагын бер уңайсыз ягы бар. Алардан балаларга йогышлы авыру йогарга мөмкин.
Бала мәнфәгатьләреннән чыгып, ата-аналар тәҗрибәле тәрбиячеләрдән һәм табиблардан торган коллективка ышанырга, аларның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә тиешләр.
Дәүләтебез балаларның сәламәтлеге турында даими кайгыртып тора. Хәлсезләнгән, туберкулёз, полиомиелит, сөяк-буын, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче балалар өчен махсус дәвалану – ял итү йортларының эшләп килүе моңа ачык мисал. Урманнарда урнашкан сәламәтләндерү йортлары һәм мәктәпләре тармагы киң үсеш алган.
Дәвалану-ял итү йортларына балалар поликлиникалар һәм хастаханәләр киңәше белән юллама алып киләләр. Андагы дәвалау режимы һәм шифалы процедуралар чирне җиңәргә, балаларда хезмәт һәм гигиена күнекмәләре тәрбияләүгә булыша. Балалар дәвалану һәм ял итү белән бергә мәктәп программасы нигезендә педагоглар ярдәмендә белем алуларын дәвам иттерәләр.