Бала тәрбияләү мәсьәләсендә ата-аналар белән сыйныф җитәкчесе генә түгел, ә шушы сыйныфта билгеле бер фәннән укыткан укытучылар да эш алып бара. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу эшнең дә төрле алымнары бар.
Ата-аналар белән бәйләнеш тоту укытучы өчен иң беренче чиратта укучының сәләте, мөмкинлекләре, сәламәтлеге турында белеп тору өчен кирәк. Укытучы дәресләр вакытында да, укучы белән индивидуаль эшләгәндә дә аның шәхси сыйфатларын белеп эш итәргә тиеш, һәм бу сыйфатлар турында мәгълүматны аңа төгәл һәм тулы итеп нәкъ менә ата-ана бирә ала.
Укытучының ата-аналар белән әнә шулай якыннан аралашуы булмаганда, дәрес алып баруда да төрле кыенлыклар килеп чыга, укытучы үзенә өстәмә авырлыклар гына тудыра.
Шул ук вакытта бик күп ата-аналар да укытучыдан үз балаларының ничегрәк укуы, өлгерү дәрәҗәсе, тәртибе турында белеп-ишетеп торырга телиләр. Нәкъ менә шундый эчкерсез әңгәмәләр барышында укытучы үзе дә баланың өй эшләрен башкарганда, дәрескә әзерләнгәндә нинди кыенлыклар кичергәнен, нәрсәне аңлап бетермәвен төгәл белә ала.
Ата-аналар белән эш иткәндә, күп кенә укытучылар баланың артта калу, өлгермәү сәбәпләрен бергәләп ачыклау һәм анализ ясау алымын кулланалар. Бу алым – укучы баланы өйрәнү һәм тәрбияләү эшенең нәтиҗәле бер өлеше. Укытучы да, ата-ана да баланың артта калуының сәбәпләре турында фикерләрен әйтәләр, бергәләп киңәшләшкәннән соң, нигезсез сәбәпләрне бер читкә куеп, төп сәбәпләрне бетерү өчен уртак эш башлыйлар. Укучының артта калуына анализ ясаганда, чыннан да, ата-ана белән укытучы фикере арасында еш кына шактый зур аерма килеп чыга. Әйтик, укытучы бу хәлнең сәбәпләрен укучының мөмкинлекләре түбән булуда, гаиләдә балага тиешле игътибар җитмәүдә күрә. Ата-ана исә, киресенчә, баланың игътибары җитмәвен, мәктәптә укытуның йомшак булуын сәбәп итеп күрсәтергә ярата. Әлеге сәбәп-сылтауларны бергәләп тикшерү ике якның да фикерләрен дөрес юнәлешкә борырга ярдәм итә. Менә шундый үзара аңлашулар, бергәләп анализ ясаулар булмаган очракта һәр ике як та – укытучы да, ата-ана да – һаман үз фикерендә калып яшәргә мөмкин, ә бу исә, үз чиратында, төрле аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.
Өйрәнүләр күрсәткәнчә, укучының өлгереше түбәнәюгә төрле сәбәпләр тәэсир итә. «Икеле» билгесе, дөресен генә әйткәндә, укучы өчен шактый зур күңелсезлек, шуңа күрә дә аның бу халәтен аңлый һәм хәленә керә белергә кирәк. Иң яхшысы – бу билгенең ни сәбәпле куелуын ачыклау, шуны баланың үзенә аңлатып бирү.
Фото: dvhab.ru