Тарихчылар фикеренчә җир йөзендә милләтне милләт буларак яшәүдән туктату өчен ике төрле эш башкарырга кирәк: беренчедән – аның телен оныттырырга; икенчедән – аның тарихын җуярга.
Туган телне белү адәм баласы өчен кайсы милләттән икәнен ачыклый торган беренче сыйфат. Икенче сыйфат булып милли үзаң һәм аның асылы тарихи үзаң булуы санала. Ягъни үзенең кайсы кавем баласы, аның тарихы каян килә, кыйбласы кай тарафта, тугандаш кавемнәр кемнәр дигән сорауларга кешедә тәгаен-төгәл күзалланган җавап булырга тиеш. Милләте белән горурланырлык, аңа хезмәт итәргә җитлеккән булуы зарур.
Адәм баласына бу табигый яшәеш халәтенә кайтару, ягъни шушы сорауларга җавап күзлегеннән чыгып эш итә алырлыкны фәкать милли тәрбия генә бирә ала. Ул тәрбияне тормышка ашыру өчен бу милләтнең милли мәктәбе булу зарур. Милли үзаң, тарихи үзаң үстерү фәкать милли мәктәп җирлегендә генә мөмкин. Милли үзаң үстерү милли мәктәпнең тәрбия максаты булып санала. Бүгенге көн шартларында милләтне милләт буларак яшәешен сакларга телисең икән, аның милли мәктәбен торгызырга кирәк. Милли мәктәпнең яшәеше биш таләпкә җавап бирә:
1) аның төп бурычы балаларда милли үзаң формалаштыру;
2) барлык дөньяви фәннәр дә (чит телләрдән кала) ана телендә укытыла;
3) тәрбия процессы шулай ук баланың ана (туган) телендә алып барыла;
4) тәрбия процессы шушы милләтнең педагогикасына нигезләнгән булуы зарур;
5) баланың ана теле өйрәнелүе.
Бу ни белән аңлатыла соң? Беренчедән, бала фән нигезләрен бөтен нечкәлекләре белән фәкать ана телендә генә үзләштерә ала. Икенчедән, милләтнең яшәеш үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли психологиясе һәм менталитеты (дөньяга, тормышка фәлсәфи карашлары, үзаңы) аның педагогикасына салынган. Шуның өчен милләт баласы, милләт җанлыклы бала, милләтпәрвар, милләт зыялысы тәрбияләү фәкать бу милләтнең педагогикасын кулланып кына тормышка ашырырга мөмкин. Аның эчтәлегендә милли үзаң үстерү ята.
Нәрсә соң ул милли үзаң? Аң дип кешенең чынбарлыкны чагылдыру формасын атыйлар. Бу табигатьтә кешегә генә хас булган югаргы эшчәнлек сәләте. Аң кешенең чынбарлыкны танып-белүдә актив катнаша торган психик процессларның күплеген тәшкил итә. Бу төшенчәгә шулай ук кешенең үз асылын аңлый алуы да керә. Аң ул кешеләрнең хезмәт процессында, иҗтимагый-сәнәгый эшчәнлегендә барлыкка килә һәм ул өзлексез тел белән бәйләнгән. Кеше туган вакытта ук өлкән буыннар тарафыннан җитештерелгән әйберләр, җисемнәр, предметлар дөньясына эләгә һәм аларны файдаланырга, кулланырга максатка юнәлтелгән танып-белү процессында гына өйрәнә. Кеше табигатьтә үзен аерып күрсәтә һәм хәтта чынбарлыкка каршы да куя, чөнки аның гамәлләре максатчан, ягъни аның актив тормыш эшчәнлеге объект, предметларның үзлекләрен белем формасында күзаллауга юнәлтелгән. Кешенең үзен чолгап алган җисем, әйбер һәм предметларга, процесс һәм күренешләргә гыйлем аша, аңлы рәвештә дөньяга мөнәсәбәтле булу ысулын аң дип атыйлар. Гыйлемсез, аңламыйча, иҗтимагый-тарихи җисем эшчәнлексез һәм телсез аң да юк. Теләсә нинди җисемнәрнең тоемлау образы, теләсә нинди сиземләү яки күзаллау аңның бер өлешен тәшкил итәләр, чөнки алар кеше тарафыннан иҗтимагый эшчәнлектә үзләштерелгән гыйлемнәргә таяна һәм билгеле бер мәгънәгә ия. Телдә саклана торган гыйлемнәр, аларның әһәмияте һәм асылы кешеләрнең хисләрен, ихтыярын, игътибарын һәм башка психик актларны бер бөтен аңга туплап шул агымга юнәлтәләр, дифференцияләштерәләр. Кешелек җәмгыяте тарихында тупланган гыйлемнәр, сәяси һәм хокукый фикерләр, мәдәният казанышлары, әхлак, дин, иҗтимагый психология, болар барда ахыргы чиктә җәмгыятьнең тулы бер иҗтимагый аңын тәшкил итәләр. Билгеле ки, аңны белемгә, эзлекле уйлауга гына кайтарып калдырырга ярамый. Психик процесслар агышында кешенең тере, хис-ихтыярлы, актив эшчәнлексез аңы да тумый.
Әгәр дә кеше бер-бер артлы, эзлекле акыл операцияләре генә ясый икән һәм гамәлдә сиземләми, тоемламый, даими рәвештә борчылып төшенчәләрне актив эшчәнлегенә тәңгәл китерми икән, чынбарлыкны кабул итми икән, ул чынбарлыкны да, үзен дә аңламас, ягъни аңга һәм үзаңга да ия була алмас иде. Икенче яктан, психиканы аң төшенчәсенә тиңләргә ярамый, чөнки анда берьюлы барлык психик процесслар да катнашмаска мөмкин. Билгеле бер вакытта кайбер психик процесслар “аң бусагасының” тышкы ягында калырга мөмкин. Аң кешелекнең тарихи тәҗрибәсен үзенә сеңдереп, өлкән буыннарның гыйлеме, фикерләү ысуллары белән коралланып чынбарлыкны идеаль вариантта үзләштерә һәм үз алдына эшчәнлекнең яңа максат, бурычларын куя.
Фото: oblgazeta.ru