Бик нык ару, талчыгу, ялыгу, эшне дәвам иттерәсе килмәү – кешедә була торган халәт. Бу халәт бер эшне икенче эш белән алыштырганда яки ял итеп алганнан соң тиз юкка чыга. Әгәр талчыгуны вакытында сизмичә, эшне туктатмасаң, ул тагын да көчәя, һәм баланы ял да төзәтә алмаслык хәлгә китерергә мөмкин.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларын бертөрле эш белән шөгыльләнү яки бер урында утырып тору бик нык ялыктыра. Алар шаяра, тәртип боза башлыйлар. Бу очракта балага кисәтү ясамаска кирәк. Бала уйнасын, ял итсен, икенче бер эш белән шөгыльләнеп алсын.
Мәктәп яшендәге балалар гадәттә өй эшләрен әзерләгәндә талчыгучан булалар. Әгәр бала өй эшен әзерләүне уен яки ял итү белән чиратлаштырса, ул азрак арый. Шулай ук бирем төрләренең чиратлашуы да файдалы (телдән, язма һ.б.). Өйдә дә, нәкъ мәктәптәге кебек үк, күпмедер вакыттан соң шөгыльләнүне туктатып, ял итеп алырга кирәк.
Баланың билгеле бер эш урыны булырга, өстәл һәм утыргычлар укучының гәүдәсенә туры килергә тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, аның мускуллары талчыга. Моннан тыш, баланың дөрес утыруын тәэмин итү өчен, өстәл белән утыргыч арасындагы биеклеккә игътибар итәргә кирәк. Ул ара 21 см-дан ким һәм 27 см-дан артык булмасын. Дәрес әзерләгәндә, уку һәм язу күнекмәләрен үтәгәндә, балаларның күзләре тиз тала, шуңа күрә эш урынының дөрес яктыртылуы зарур. Тәрәзәдән яки лампадан яктылык дәфтәр яки китап битенә сул яктан төшәргә тиеш. Дөрес төзелгән көн тәртибе, физик хезмәт, ял итеп алу баланың талчыгуын булдырмаска ярдәм итә.
Фото: Яндекс.Новости