Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары (менталитеты), үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, йөзләгән гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре, йолалары, ганганәләре, бәйрәмнәре, дини йолалары, холык үзенчәлекләре бар. Милләтләрнең үзенчәлекле тәгълим-тәрбия мирасын өйрәнә торган фән “Этник педагогика” (“Этнопедагогика”) дип атала. “Этник педагогика” төшенчәсе грек телендәге ике сүз кушылып ясалган. Беренче сүз – этно(з) – грекча “ethnos” – халык, икенчесе – “paidagogike” – яшь буынга тәрбия бирү фәне. Латин телендәге “natio” сүзенең татар теленә тәрҗемәсе милләт сүзен аңлата. Шулай итеп, этник педагогика – ул һәр милләтнең яшь буынга тәрбия бирү өлкәсендә тупланган үзенчәлекле эмпирик тәҗрибәсен үз эченә ала. Инде чын татарча дөрес итеп сөйләшсәк, сүз ТАТАР МИЛЛӘТЕ ПЕДАГОГИКАСЫ турында барачак.
ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, җир йөзендә 7,2 миллиард кеше яши. Алар 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр, аралашалар, гәп коралар. Этник педагогика фәненең тулы эчтәлеген шушы 6 меңнән артык милләтләрнең тәгълим-тәрбия өлкәсендә туплаган үзенчәлекле, эмпирик тәҗрибәсе тәшкил итә дә инде.
Шулай да бүгенгесе көндә бөтендөнья педагогикасында өч педагогиканың үсеше турындагы тенденция өстенлек ала. Аларга милләтләр педагогикасы, дини педагогика һәм фәнни педагогикалар керәләр. Тарихтан безгә билгеле булганча милләт белән бергә аның педагогикасы барлыкка килә. Милләтләрнең дингә ышану аларның тормышында мөһим бер урын биләгәч тәрбия дә дин кулына күчә һәм дини педагогика оеша. Шул сәбәпле дини педагогика милли педагогиканың шактый өлешен тәшкил итә. Ә фәнни педагогика бөтендөнья халыкларының милли һәм дини педагогикаларның иң алдынгы өлешеннән һәм фән җирлегендәге аңлатуларга таяна. Алар арасында тыгыз бәйләнеш бар.
Татар милләтенең бала тәрбияләүдәге тәҗрибәсе, нинди күләмдә булуына карамастан, этник педагогиканың алты меңнән бер өлешен тәшкил итә дип карарга кирәк.
Борынгы төрки халыкларның, безнен борынгы бабаларыбызның бала тәрбияләүдәге беренче тәҗрибәләре ерак чорларга, б.э. кадәр вакытның VI гасырларына барып тоташа. Бу тәҗрибәнең булуы безнең көннәргә кадәр килеп җиткән матди һәм рухи мирасыбыз – тарихи низамнамәләр исбатлыйлар. XX гасырның соңгы дистәсендә милли педагогикага туган ихтыяҗ, кызыксыну, гамәли тәрбия процессында аңа мөрәҗәгать итү бик мөһим.
Тарихның төрле чорларында халкыбыз педагогикасына мөнәсәбәтнең төрле булуы безгә мәгьлүм. Әйтик, 1917 ел социалистик инкыйлабына кадәр халык педагогикасына уңай караш яшәп, ул укыту-тәрбия процессында киң кулланыш тапкан булса, 1917 елдан 1990 еллар аралыгында коммунистик тәрбия җыелмасы милләтләр педагогикасын кире какты. Коммунистик тәрбия максаты яңа типтагы совет кешесе тәрбияләргә керешкән иде. Билгеле, бу кысаларда Советлар Берлеге иле җирлегендә яшәгән 177 милләткә үз милли педагогикаларын куллану совет кешесе тәрбияләү максатына каршы килә булып чыкты. 1990 елдан соң илдә сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр башлангач, милләтләрнең үзбилгеләнүе, демократик хокуклар яклавы, милли үзаң үсеше беренче планга милли мәктәпне торгызу мәсьәләләрен китереп куйды. Милли мәктәпнең торгызылуы исә милли педагогикага мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Шунлыктан замана мөгаллимнәребез алдына милли педагогика белән якыннан танышу, аны барлау-туплау һәм укыту-тәрбия процессында киң, максатка яраштырып куллану бурычларын куя. Хәзерге көндә укыту-тәрбия процессын алып баручы мөгаллимнәребез милләтебез педагогикасы мирасы белән, белгечләр буларак, киң күләмдә таныш түгелләр әле. Бу кимчелекне бетерү йөзеннән урта һәм югары һөнәри педагогика уку йортларында милләтебез педагогикасы фәне укытыла башлады. Ул 46 сәгатькә хисапланган. Талибәләргә сайлап алу тәртибендә электив курс буларак укытыла.
Фото kpfu.ru