Тормыш-көнкүреш тәҗрибәләрен чагылдырган мәкальләрдә халыкның гасырлар буе формалашкан милли йолалары, гореф-гадәтләре чагыла. Бу яктан бигрәк тә акыл белән эш итү, әхлак, тәрбия һәм гаилә мөнәсәбәтләре турындагы мәкальләр бик үзенчәлекле.
Мәкальләрнең тормыштагы ролен балаларга аңлатып бирү тәрбияви яктан бик файдалы. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү безнең сөйләмебезне, аралашуыбызны баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, камилләштерә, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт, гүзәл сыйфатлар тәрбияли.
Табышмаклар - мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк, халыкның афористик иҗат төре. Халык табышмакларын өйрәнү педагогик яктан әһәмияткә ия. Ул укучыларга өстәмә мәгьлумат биреп, тормышны танып-белергә өйрәтеп кенә калмый, шәкертләрдә игьтибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, аларның эзлекле һәм образлы фикерләү сәләтен үстерүгә булыша, тел байлыгын арттыра, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Табышмак - табигать дөньясындагы, халыкның тормыш-көн-күрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне һәм күренеш-ләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау, хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән, күп вакытта шигъри формага салынган кечкенә күләмле халык авыз иҗаты әсәре. Табышмак - туры уйлап, уратып әйтелгән образлы сөйләм ул. Шул образлы сөйләмнән тыңлаучылар уйланылган предметны эзләп табарга тиешләр. “Табышмак” – “табу” сүзеннән ясалган.
Фото izgenur.tatar