Милләтнең тормыш-көнкүрешне оештыру тәртибе, үзенчәлеге күп йолалар башкару белән бәйләнгән. Йола дип милләтнең яшәешен борынгы заманнарда ук кереп урнашкан тормыш-көнкүреш яки дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтләрне атыйлар. Мәсәлән, исәнләшү-сәләмләшү тәртибе, зур эш башкарыр алдыннан олылардан фатиха алу тәртибе, юлга чыгар алдыннан дога уку h. б.лар.
Татар милләте ? үзен һәм туган телен татар, Татарстанны мөстәкыйль милли дәүләт, Рәсәй җирлегендә яшәгән төбәкләрен тарихи ватаннары дип санаган, үзенең бербөтен милли үзидарә төзелешен (структураларын) булдырган һәм алар кабул иткән канун-карарларга нигезләнеп яшәгән инсаннар берлеге.
Татар халкы ? үз язмышын татар милләте белән бәйләгән, я үз иткән аны Татарстанның бердәнбер дәүләт теле итеп таныган инсаннар берләшмәсе.
Татарның төп шивәсе ? үзен татар милләте вәкиле дип санаган, рәсми татар телендә сөйләшкән, исламны үзенең рухи-әхлакый, матди-иҗтимагый яшәү кануны иткән инсаннар берлеге.
Татарның аерым шивәсе ? үзен татар милләте яки татар халкы вәкиле итеп санаган, татар теленең рәсми булмаган аерым җирле сөйләм телендә сөйләшкән, гадәти исламнан бүтән дини-әхлакый тәгълимат йогынтысында аерылып яшәгән инсаннар берлеге.
Төрки-ислам цивилизациясе ? Исламның һәм төрки халыкларының рухи-әхлакый кануннарына, матди-иҗтимагый яшәү рәвешенә нигезләнеп корылган гомумкешелек кыйммәтлә-ренең төзек һәм камил җыелмасы.
Этнос ? тарихи-мәдәни мираслары бер, охшаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче милләтләр, я халыкларның тотрыклы тупланмасы.
Суперэтнос ? килеп чыгышлары белән охшаш, төрле төбәк-ләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы.
Гаилә - иң якын туганнарның тотрыклы берлеге (өченче буынга кадәр).
Ыруг ? нинди дә булса территориаль берәмлектә бер гаиләдән чыккан туганнарның үзидарә оешмасы.
Кабилә - тугандаш ыругларның тотрыклы берләшмәсе.
Гореф - үз-үзеңне тотышта ныгытылган тәртип. Гореф дип кешеләр өйрәнеп, гадәтләнеп калганлыкларына нигезләнеп кылган эшләренә, сүзләренә әйтелә. Горефне ?гадәт? дип тә йөртәләр.
Эштәге горефкә мисал: кешеләр сату-алу вакытында ?саттым? ? ?алдым? дигән гыйбарәләрне эшләгәннән соң, акчасын түләп, әйберне алып китә бирәләр.
Фото Culture.ru