Гадәттә, балалар аралашучан һәм эчкерсез, ихлас күңелле булалар. Алар күргәннәре яки ишеткәннәре турында сөйләмичә түзә алмыйлар.
Кайбер ата-аналар балаларыннан: «Сүз дә ала алмыйсың, үзе турында бернәрсә дә сөйләми», - дип зарланалар. Монда ата-аналар үзләре дә гаепле. Еш кына олылар балаларының эчкерсезлеген өнәп бетермиләр, сагышын, шатлыгын уртаклашмыйлар, киңәш бирәсе урында: «Бәйләнмә әле», «Комачаулама әле», - дип котылырга тырышалар.
Бала үскән саен, аның кызыксынуы һәм кичерешләре арта. Олылар исә моңа игътибар итмиләр, битарафлык күрсәтәләр. Шулай итеп балалар гаиләдә аралашмаска һәм ачылып сөйләшмәскә гадәтләнеп китәләр. Һәм үзләренең яшерен серләрен иптәшләре-нә сөйләргә мәҗбүр булалар. Еш кына олылар балаларның эч серләрен башкаларга сөйлиләр, ә моның балага ничек тәэсир итүе турында уйлап та карамыйлар. Шулай итеп олылар үзләренә булган ышанычны югалталар.
Ата-аналар өчен баланың эчкерсез булуы бик мөһим. Моңа бары тик баланың халәтен белгәндә, аның шатлыгын һәм күңелсезлекләрен аңлап уртаклашканда гына ирешергә мөмкин.
Әлбәттә инде, баланың эше, укуы ял белән чиратлашып барырга тиеш. Китап укыганнан яки дәрес хәзерләгәннән соң ял итеп алу, музыка тыңлау, рәсем ясау, бию, йөгерү кебек хәрәкәтле уеннар гаять әһәмиятле. Иң әйбәт ял – йокы.
Хәрәкәтле уеннарны төшке ашка хәтле яки ашаганнан соң 2-3 сәгать узгач уйнарга киңәш ителә. Төнге йокы алдыннан хәрәкәтле уеннар булмаска тиеш.
Дәресләрдән соң иң әйбәт ял – саф һавада йөрү, уйнау һәм төрле күңел ачулар. Ләкин уеннар һәм күңел ачулар да (туп уйнау, чаңгы, чана шуу һ.б.) 1-2 сәгатьтән артса, ялыктыра башлый. Уйнап кергәч, бераз ял итеп алырга, тынычланырга кирәк, шуннан соң гына дәрес хәзерләргә керешергә мөмкин.
Баланың каникул вакытындагы ялын оештыруга җитди эш итеп карарга кирәк. Баланың мондый озын ял вакытларын авылда, лагерьда яки дачада үткәрүе аның сәламәтлеге өчен аеруча файдалы булачак.
Фото Zen.yandex.ua