Табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш законнарын аңлап, әйләнә-тирә мохитнең яңа серләрен ачып, кешеләр җәмгыять белән идарә итәргә, үз тормышларын үзгәртеп корырга өйрәнәләр. Бу юлда уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тирән белемгә ия булу таләп ителә.
Бала комнан яисә шакмаклардан нидер төзегәндә, үзенең белгәннәренә һәм күзәтүләренә таяна.
Бала уенга, тора-бара файдалы эшкә тартыла: ризык әзерләргә, гөлләр, яшелчәләр үстерергә, балта-чүкеч тотарга, радио яки видеоаппаратура төзәтергә, фотоаппарат белән эш итәргә һ.б. га өйрәнә. Бу эшләрне башкару өчен аңа белем, осталык һәм билгеле бер күнекмәләр, зур тәҗрибә кирәк. Мәктәп гомуми белем биреп чыгара, югары уку йортларында алар педагог, табиб, инженер, оператор, авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштерәләр. Ләкин тар белгеч кенә булу җитми әле, тормышта киң колач җәеп яшәү өчен фән, әдәбият-сәнгать, спорт, тормыш-көнкүрешнең күп тармаклары турында хәбәрдар булырга, тормышта, хуҗалыкта кирәкле күп төрле һөнәрләрне белергә кирәк.
Баланың дөньяны танып-белүе аның холкына, тыйгысызлыгына, кызыксынуларына һәм омтылышларына бәйле.
Бала үзләштергән белемнәрен практик тормышта һәм көнкүрештә куллана алырлык булырга тиеш.
Фото Lada.kz