Җәмгыять һәм үрнәк гаилә балаларда активлык һәм аңлылык тәрбияләүгә җитди эш итеп карыйлар. Без баланың мәсьәләләрне чишкәндә истә калдыруын, ятлавын, бирелгән эшләрне механик рәвештә башкаруын таләп итмибез, ә бәлки эшнең асылын аңлавына, аның уңышлы үтәлүенә омтылабыз.
Укучы дәреслектә китерелгән электр үткәргече схемасының күчермәсен җиңел ясый. Ләкин электромонтаж буенча мәсьәләләр-не җиңел генә чишә алмый. Үзенең бүлмәсендәге электр үткәргеченең схемасын төзеп, кыска ялганышсыз гына электр ноктасын булдыра ала ул. Бу аның материалны аңлы рәвештә үзләштерүен, бу эштә үзенең шәхси тәҗрибәсеннән файдалана белүен күрсәтә.
Мәктәптә алган белем һәм тормыш тәҗрибәсе яшүсмерләргә белемнәрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә. Гаилә дә шул ук юнәлештә эш алып бара. Ата-аналарның балалар белән әңгәмәсе еш кына җитештерү өлкәсендәге фәнни әңгәмәгә кайтып кала. Улы бу фәннәрне мәктәптә өйрәнә, ә атасы эштә нәрсә булганын сөйли. Бу аларга мәктәптә алган белемнәрен тормыш белән бәйләргә ярдәм итә.
Фото It4youth.ru