Иң бәхетле бала, әлбәттә, ата-анасы тигез, тату гаиләдә үсә. Ләкин баланың гамьсез һәм бәхетле тормышына кайгы килергә дә мөмкин. Ул әти-әнисеннән яки нинди дә булса башка сәбәпләр аркасында ата-ана назыннан мәхрүм ителә. Эчкечелек, наркоманлык һәм фахишәлек, җиңел акыллылык һәм бозыклык нәтиҗәсендә балалар ятим калырга мөмкин. Ләкин андый балалар «язмыш кочагына» ташланмыйлар. Алар балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнә һәм белем алалар. Нәниләр ятимханәләрендә, балалар йортларында һәм интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләре белән дәүләт учреждениеләре шөгыльләнә.
Моннан тыш, дөрес күңелле, игелекле шәхесләр дә бик күп яхшылыклар эшлиләр. Алар ятим балаларны асрамага алалар һәм балага ата-ана җылысы бирергә омтылалар. Баланың яңа әти-әниләре тормышны еш кына яшәү урыннарын алыштырудан башлый. Шулай итеп, баланың гаиләдә ничек барлыкка килүе гомергә сер булып кала. Алар, үз гаиләләренә чит балаларны кабул итеп, көчләрен кызганмыйча, рухи һәм физик яктан сәламәт, тормышка әзерлекле кеше тәрбияләргә тырышалар. Бу ата-анадан бик зур рухи көчкә ия булуны таләп итә. Моны һәркем аңласын иде!
Фото 1zoom.ru