Өлкәннәр балаларны үзләренең эш-гамәлләре белән генә түгел, ә бәлки сөйләмнәре, сүзләре, бирелгән сорауларга җавап бирә алулары белән дә тәрбияләргә тиеш.
Бала белән ата-ана арасында әңгәмәләр, сөйләшүләр, фикер алышулар көндәлек тормышта үзеннән-үзе туып тора.
Кечкенә яшьтәге сабыйларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап бирү әңгәмә рәвешендәрәк бара. Кайбер ата-аналар бу сорауларга тиешенчә игътибар итмиләр. Бу дөрес эш түгел. Баланың һәр соравына дөрес һәм аңлаешлы итеп җавап бирелергә тиеш. Җавабын белмәгән очракта, җайлап кына дөресен әйтергә кирәк. Бала белән сөйләшкән саен, аның күп белергә теләвен, күзәтүчәнлеген, яхшы белән яманны аера белә башлавын чамалыйсың. Балалар белән барыннан да элек табигать, тормыштагы хәлләр, үткәннәрне искә төшерү һәм иң мөһим әхлаклылык сыйфатлары турында әңгәмәләр кору урынлы булыр иде.
Бала үскән саен, аның тормышны күзаллавы киңәя, шуңа бәйле рәвештә җавап табарга теләгән сораулары да арта бара.
Инде аның белән әңгәмә кору, сөйләшү кыенлаша бара. Чөнки ул үзен олы кеше дип исәпли башлый, кеше киңәшенә «колак салуны» кирәккә санамый. Шуңа күрә бала белән ирекле, мәҗбүри булмаган әңгәмә алып барылса гына, ике арада дуслык, бер-береңне аңлау кебек җылы мөнәсәбәтләр урнашачак.
Фото Избавься.рф