Хезмәтне фәнни оештыруның төп максаты кешенең көчен һәм мөмкинлекләрен дөрес һәм нәтиҗәле файдаланудан гыйбарәт. Барыннан да элек, эшнең максатын төгәл билгеләргә, аның әһәмиятен яхшы аңларга, нәрсә эшләргә тиешлегеңне һәм аның нәтиҗәсен ачык итеп күз алдына китерергә кирәк. Болар өстенә, игътибарны төп мәсьәләгә юнәлдерә белү, эшнең конкрет планын төзү һәм аны үтәү срокларын билгеләү сорала. Эшне вакытында башкару әһәмиятле, чөнки калган эшкә кар ява. Башкарылган эшкә һәр көн, атна, ай һәм ел саен нәтиҗә ясау, аңа дөрес бәя бирә белү, кимчелекләрне бетерү юлларын билгеләү дә бик мөһим. Эшне планлаштыру, пөхтәлек, оешканлык, үз-үзеңә таләпчәнлек хезмәтне дөрес оештыруда әһәмиятле шарт булып тора.
Эшкә зур дәрт һәм көр күңел белән керешергә кирәк. Моны исә эшнең кирәклеген яхшы аңлаганда гына булдырырга мөмкин. Артык психологик киеренкелек, ярсулык та эшкә зыян китерә. Арыганчы эшләү эшнең уңышлы баруына ярдәм итми. Шуңа күрә игътибарны башка нәрсәгә юнәлдереп тору, бер эшне икенчесе белән чиратлаштыру әһәмиятле. Әлбәттә, эшне башкару осталыгы-на кинәт кенә ирешеп булмый. Шулай ук эшне башлап җибәрү өчен дә, берникадәр вакыт кирәк. Кыскасы, һәр кешенең хезмәт дисциплинасы аның шәхси үзенчәлекләренә бәйле.
Укучының шәхси эш стилен формалаштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Биредә укытучылар һәм ата-аналарның ярдәме сорала. Чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәтта укуга, хезмәтенә җитди караган сәләтле укучыларның да бик азы гына моңа мөстәкыйль рәвештә ирешә ала. Укытучылар һәм ата-аналар дөрес киңәш бирмәү нәтиҗәсендә яисә иптәшләре тәэсирендә балада ялгыш эш стиле, чикле холык-гадәтләр формалашырга мөмкин. Шуңа күрә физиологик һәм психологик үзенчәлекләрне искә алмыйча гына «Менә минем кебек эшлә!» дигән принцип буенча эш итәргә ярамый.
Уку хезмәтенә зур җаваплылык белән карау, эш ярату, игътибарлылык, кызыксынучанлык, дисциплиналылык кебек сыйфатларга ия булулары нәтиҗәсендә бик салмак холыклы, пошынмас кебек күренгән балада да шәхси эш стиле дөрес формалаша.
Укытучылар һәм ата-аналар, төп тәрбиячеләр буларак, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен искә алырга тиешләр. Мәсәлән, артык хәрәкәтчән укучыларның «ташып чыккан» хисләрен еш кына сүрелдерергә, аларны артык кабаланудан кисәтергә туры килсә, басынкы, сүлпәнрәк балаларны уңышлары өчен мактап дәртләндерергә, аерым очракларда ярдәм итеп, бераз ашыктыра төшәргә кирәк була. Үтә салмак балалар тәрбияченең җылы мөгамәләсенә һәм ярдәменә аеруча мохтаҗ. Үти алмаслык катгый таләпләр, тупас мөгамәлә укучының үз көченә ышанычын бетерергә, сәләт чаткыларын да сүндерергә мөмкин.