Табышмакларның барлыкка килүе борынгы “яшерен тел” белән бәйләнгән дип аңлатыла. Имештер, кырларда, урманнарда ниндидер акыллы затлар яшәгән, алар кешеләргә төрлечә зыян кылып торганнар. Менә шул дошман көчләрне алдау өчен кешеләр “яшерен тел” уйлап чыгарганнар. Ауга чыгар алдыннан хайваннарны һәм коралларны үз исемнәре белән атау тыелган, чөнки борынгы аучы хайваннарны кешечә сөйләшә белә дип уйлаган. Кайбер хайваннарның исемнәрен әйтергә ярамау икенче бер ышану белән дә бәйле: имеш, йорт ияләре һәм урман, кыр ияләре үзара дошманлашып яшәгәннәр. Әгәр йорт иясе “биләмәсендә” берәр киек хайван исеме әйтсәң, тегесе, ачуланып, кешегә зыян китерә, янәсе. Менә шуңа күрә яшерен телдә күп кенә киекләрнең кеше үзе өчен генә аңлый торган “алмаш” исемнәре булган. Мондый “алмаш” исемнәр татар халкының кайбер ышануларында соңгы вакытларга кадәр сакланып калганнар. Мәсәлән, сарык бәрәннәре булган урында “куян” дип әйтү тыелган. Әгәр әйтсәң, бәрәннәр “үлеп бетәчәк” икән. Шундый казаны булдырмас өчен куянга төрле “алмаш” исемнәр тапканнар: “кыр тәкәсе”, “озын колак”, “чая тәкә”, “кыртый” һ.б.лар.
Яшерен телдә, табышмакта әйберләрнең исемен атамыйча, читләтеп әйтәләр һәм бу бер үк төрле чаралар ярдәмендә эшләнә. Мәсәлән, еланга “озын агай” диләр.
Озын, озын эз килер, озын буйлы кыз килер, кабыклары калтырап, мангайлары ялтырап.
Борынгы бабаларыбыз, үз ыруына “бәла-каза китермәс өчен”, яшерен телне яхшы белергә тиеш булган. Ә яшерен телне өйрәнүдә табышмаклардан файдаланганнар. Борынгы заманда табышмаклар хезмәт халкының тормышын, дөньяга карашын, гыйлем хәзинәләрен чагылдыру чарасы булганнар, кешенең акы-лын сынау вазифасын үтәгәннәр. Кешегә үзенең иҗат көчен тулырак куллану мөмкин булмаган ул заманнарда. Табышмаклар аеруча киң кулланылган.
Фото: infourok.ru