Физик тәрбия һәм үсеш шарты – ул акыл тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора. Физик тәрбия, баланың сәламәт булып үсүенә омтылып, аны хезмәткә, тормышка әзерләүне күздә тота.
Укытучы балаларның физик үсешен һәм сәламәтлеген һәрчак күзәтеп тора. Әгәр мәктәптә табиб булса, укытучы аңардан үз укучыларының физик халәтләре турында даими белешмә алып барырга тиеш. Баланың физик үсешендә артка калу булганда һәм кайбер органнарында җитешсезлекләр килеп чыкканда туклануны яхшырту, саф һавада күбрәк булуны кайгырту, дарулар куллану, махсус физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк. Балаларның авыруларын, бигрәк тә йогышлы авыруларны булдырмау мәктәпнең гадәттән тыш әһәмиятле бурычы булып санала.
Мәктәпнең эш режимы директор раслаган расписание белән юлга салынып тора. Укытучылар ата-аналарны һәм укучыларны тәүлеклек режим белән таныштырырга һәм бергәләп бу режимның саклануына ирешергә тиешләр. Хезмәт һәм ялның, уку һәм физик эшләрнең дөрес чиратлашуы, туклану режимы, саф һавада булу, талчыгу, аруларга юл куймау, кирәк кадәр йоклау – болар барысы да сәламәтлекне саклау һәм нәтиҗәле эшләү өчен төп шарт буларак кирәк.
Балаларга дөрес акыл тәрбиясе бирү өчен аларның тышкы тою органнарының нормаль эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Бала үзенең күзләрен, колакларын, шулай ук тәнен карап, чиста тотарга тиеш.
Күзләрне тузаннан, төтеннән, гомумән, пычрак керүдән, йогыш-лы авырулардан сакларга кирәк. Күрү сәләтенең бозылуы яктырту приборларының дөрес урнаштырылмавыннан, әйберләрне күзгә якын китереп караудан һ.б. сәбәпләрдән килеп чыга. Вакытында кайгыртмасаң, авыруның көчәеп китүе мөмкин. Колакларны салкын тидерүдән, коенганда су яки пычрак кереп зарарланудан сакларга кирәк.
Тире – шулай ук тою, сизү органы. Аны чиста тоту бик зарури. Чиста тән зиһенне саклый дип, халык юкка гына әйтми.
Сыйныф бүлмәсендә балаларның дөрес утыруы аларның умыртка, оча сөякләре кәкрәюен, арка, кулбашларының бөкрәюен, күкрәк читлеге үсешенең тоткарлануын булдырмау өчен кирәк.
Җитәрлек кадәр һәм дөрес туклану үсә торган бала организмы өчен бик мөһим. Баланың ашамлыгы калорияле, аксымнарга бай булсын. Аларга составында углеводлар, кирәкле тозлар һәм витаминнар булган яшелчә һәм җимешләр ашатырга кирәк.
Фото: o-cemente.info