Методик эш – методика кабинетларын(үзәкләрен), курсларны, укытучылар белемнәрен камилләштерү институтларын уз эченә алган система моннан 100 ел элек барлыкка килгән. 20 нче елларда шәһәр һәм район халык мәгариф бүлекләрендә методик, фәнни-методик бюролар, укытучыларның җәйге курслары, район методик мәктәпләре оештырыла. 1924 елда уздырылган Бөтенсоюз укытучылар съездында Н.К.Крупская яңа оештырылган методик эш системасына аеруча югары бәя бирә, ул аны укытучыларның даими рәвештә үзләренең белемнәрен күтәрү системасы дип атый.
Хәзер исә күп еллар дәвамында камилләштерелгән уникаль методик эш системасы барлыкка килде. Бугенге методик эшчәнлекне педагогларның профессионализмын үстерүгә тәэсир итүче интеллектуаль эшчәнлекнең аерым бер төре дип карарга була.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә аерым фәннәрдән оештырылган методик берләшмәләр укытучыларның төп профессиональ берләшмәләре булып тора.
Инновация режимында эшли торган мәктәпләрдә методик эшнең структурасы да, эчтәлегенең яңартылуы да методик эш теләсә нинди дәрәҗәдәге мәктәп өчен дә кирәк икәнлекне күрсәтә. Яңа оештырылган методик советлар, кафедралар һәм фәнни лабораторияләр, мөһим педагогика һәм психология проблемаларын, яңа педагогик технологияләрне өйрәтүче укытучыларның иҗади төркемнәрне шуңа мисал булып тора.
Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган өстәмә педагогик белем бирү (квалификация күтәрү) системасында муниципаль методик үзәкләр – (кабинетлар) турындагы положение төп норматив-хокукый база.
Район, шәһәр методика кабинетлары укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлеге турында мәгълүмат бирү, укытучыларның педагогик эшчәнлекләренең нәтиҗәлеген күтәрү, иҗади конкурслар үткәрү, педагогларны мәгариф системасының төп үсеш юнәлешләре белән таныштыру, аларның һәм җитәкче кадрларның белемнәрен күтәрү эшен оештыру, педагогик кадрларны аттестациягә әзерләү эше һ.б. белән мәшгуль. Иң әһәмиятлесе – мәгариф өлкәсендәге реформа нәтиҗәсендә кертелгән яңалыкларны фәнни-методик яктан нигезләү, яңа дәреслекләрнең укыту-тәрбия процессының нигезендә яткан гомумкешелек принципларын, аларның методикасын укытучыларга төшендерү, алар белән дискуссияләр оештыру. Бер фәнне берничә автор язган дәреслек булуы, укытучының аларны сайлап алу мөмкинлеге, укытучыларга белем бирү, укыту методикасын камилләштерү – иң төп факторларның берсе.
Мәктәпләрне яңа персональ компьютерлар, күптөрле видео-аудиотехник аппаратлар белән җиһазландыру, методик эшнең структурасына да, эчтәлегенә дә яңалыклар кертүне таләп итә. Методик кабинетлары үзләренең эш төре буенча күбрәк информацион-методик (информацион-диагностик, информацион-педагогик) кабинетлар яки үзәкләр ролен башкара.
Укытучы якынча елга бер тапкыр укытучылар белемен күтәрү институтында үзенең белемен камилләштерә. Профессиограмма кергән барлык юнәлешләр буенча педагогның белемен өзлексез күтәрү эшен методика кабинетлары башкара. Методик эшнең төп максаты – укыту-тәрбия эшенең рациональ методларын һәм алымнарын укытучыларга җиткерү, аңлату һәм күрсәтү, укыту-тәрбия эшен оештыру һәм алып бару өчен педагогның психологик, дидактик һәм методик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Аны тормышка ашыру эшендә “Методист” журналы һәр методистка, укытучыларның белемен күтәрү институтлары, район һәм шәһәр методика кабинетлары хезмәткәрләренә, мәктәп җитәкчеләренә, аеруча укытучыга иң якын ярдәмче булыр дип әйтәсе килә. Шул ук вакытта журнал методик эш, район һәм шәһәр методика кабинетларының алдынгы тәҗрибәләре дә яңа журналда урын алыр дигән ышаныч белән калабыз.
Фото: dopobr.68edu.ru