Казан федераль (Идел буе) университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы Татарстан Республикасының күпчелек алдынгы мәктәпләре, гимназия, лицейлары белән шактый тыгыз элемтәдә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлектә. Кафедраның фәнни тикшеренүләрендә төрле вакытларда белем бирү системасын демократизацияләү, мәктәпләрдә һәм университетта белем бирү процессын активлаштыруга, мәгариф һәм педагогик фикер тарихын, укучыларның танып-белү мөстәкыйльлеген һәм активлыгын, проблемалы укыту теориясен, социаль педагогика проблемаларын, педагогик белем бирүнең тарихи һәм теоретик нигезләрен эшләүгә, мәгариф системасында идарә итү проблемаларын эшләүгә аерым игътибар бирелә.
Кафедраның фәнни эш үзәгендә булачак педагогларның тәрбия потенциалын ачыклау һәм гамәлгә ашыру, сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү, КФУның төп белем бирү учреждениеләрендә методик ярдәм оештыру, мәгариф системасы укытучыларына методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тора.
Кафедра хезмәткәрләре Татарстан Республикасының алдынгы мәктәпләрендә төрле массакүләм чаралар – конференцияләр, симпозиумнар, семинарлар уздыра. Моннан тыш, КФУның күпчелек Институт студентлары, төрле факультет шәкертләре безнең мәгариф оешмаларында практика уза. Алар беренче ел уку дәверендә мәктәпләр белән танышу практикасын узалар, икенче ел дәверендә технологик практика, инде өченче елдан алып уку йортын тәмамлауга хәтле педагогик һәм психологик-педагогик практиканы узалар.
Шулай итеп, без дә, безнең магистрантларыбыз, бакалаврларыбыз да республикабыз һәм шәһәребез мәктәпләре тормышына, аларның атмосферасына чумып, университет-мәктәп юлында бик актив эшлибез.