Халык авыз иҗатында милли педагогиканың күп кенә мөһим нигезләре чагылыш тапкан. Югарыда әйтелгәнчә, халык педагогикасы дип халык авыз иҗаты әсәрләрендә, гомумән, халыкның борын-борыннан туплаган яшәү тәҗрибәсендә чагылыш тапкан, әле дә тормышта кулланып килгән педагогик карашлар, алымнар, чаралар тупланмасына әйтәләр. Халык педагогикасы милләтнең һәр яңа буынын халык теләгән юнәлештә тәрбияләү өчен кулла-ныла. Халык педагогикасы милләт тормышын дәвам итәргә тиешле яшь буын тәрбияләү өлкәсендә туплаган тәҗрибә: гадәт, йола, бәйрәм, дин, тарих, аш-су, кием-салым, матди һәм рухи мәдәният формаларында буыннан-буынга күчеп килә. Халык авыз иҗаты - ул милләт педагогикасының гыйлем капчыгы, яшьләр яттан белергә тиеш булган тормыш дәреслеге, гасырлар дәвамында ничәмә-ничә яшь буынны тәрбияләүдә тупланган унай тәҗри-бәләр, язылмаган кагыйдәләр җыентыгы. Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия һәм гыйлем бирү фикерләре белән сугарылган.
Мәгьлүм булганча, һәр милләтнең, һәр җәмгыятьнең тормыш итү ысуллары, гореф-гадәтләре, үзенә генә хас, үзенчәлекле, халык телендә әйтелгәнчә, “ташка баскан законнары” була. Язма яки басма теле булмаган милләтләрдә дә бу вазифаларны халык авыз иҗаты әсәрләре башкарып килгән. Язма теле туганга кадәр болгар-татар халкының меңәр елга сузылган тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен үз эченә алган законнар, әхлак нормалары буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән фольклор байлыгында сакланган. Шулай итеп, милләтебезнең авыз иҗаты безнең өчен тарихи һәм хокукый чыганак булып тора, ул халык тормышындагы уңай йолаларны, гадәтләрне туплаган зур тупланма, әхлак кодексы вазифасын үтәп килгән һәм хәзер дә үти.
Халык авыз иҗаты әсәрләрен, гадәттә, балалар яратып укыйлар, аларны чын күңелдән, гаять көчле хисләр, тойгылар аша кабул итәләр. Чөнки халык авыз иҗаты саф балалык, мәңгелек яшьлек хисләре белән сугарылган. Бу үзенчәлектән тәрбия максатында киң һәм нәтиҗәле файдалану сорала. Шунысы үзенчәлекле, бала башта күпмедер гомерен бишек җырлары, аннан әкиятләр тыңлап, укып уздыра, бераз үсә төшкәч, халыкның музыка иҗатына бәйле әсәрләр - җырлар, бәетләр, такмаклар, такмазалар белән, соңрак легендалар, эпослар, дастаннар, батырлар турындагы поэмалар белән мавыгып яши.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең һәр төренең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуны истә тотып, теге яки бу әсәрне өйрәнү процессында аның жанрына карап, махсус алымнарга таянып эш ителә.
Фото: shahrikazan.ru