Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды.
Президиум киңәшмәсе түбәндәге югары дәрәҗәле вәкилләрдән гыйбарәт булды: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Садыйков Илсур Мансур улы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы профсоюз оешмалары рәисләренең координацион советы рәисе Малакаева Вера Ивановна, педагогик фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Габдрахманова Рәшидә Габделбакиевна.
Киңәшмә башланганчы кунаклар район мәктәпләре оештырган күргәзмә белән таныштылар. Август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Садыйков Илсур Мансур улы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Исмәгыйлев Айрат Ринат улы, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышларда узган уку елының уңышлары турында сөйләнелде, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, булган проблемалар һәм яңа уку елы алдында куелган максат һәм бурычлар, мәгарифне үстерү стратегияләре турында чыгышлар ясалды.
Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна үзенең чыгышыннан соң Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Гафуров И.Р. исеменнән Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улына Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Кәлимуллин А.М. һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, эксперт Хуҗиәхмәтов А.Н. исеменнән Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Садиков Илсур Мансур улына, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы мәктәпләре директорларына һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович һәм Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы тарафыннан хезмәт алдынгыларына тантаналы рәвештә дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.