Безнең студентларыбыз Казан шәһәренең күпчелек мәктәпләрендә, гимназияләрендә, лицейларында практика узалар, әмма бүген без мәркәзебезнең 6 нчы гимназиясе турында сүз алып барырбыз. Иң кызыксындыра торган сораулардан берсе булып, әлеге мәктәп ниндирәк тәэсир, нинди хис-кичерешләр, уйланулар, гомумән алганда, нинди булса да эз калдырган микән безнең анда практика үтүче студентларда һәм түбәндәге җавапларны ишеттек.
6 нчы гимназиянең укытучылар составы югары профессиональ дәрәҗәгә ия, шуңа күрә һәр укучының актуаль, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бар. Без тагын бер кат инандык: укытучы хезмәте – иң авыр хезмәтләрнең берсе, ә кече яшьтәге балаларны укыту укытучыдан укучыга ышаныч уятуны, аны тынычландыруны, камилләшүгә стимул бирүне, шулай ук һәр бала белән уртак тел таба белүне таләп итә.
11 нче «А» сыйныф җитәкчесе Савина Роза Гомәр кызы да укытучы өчен укучылар алдында авторитетка ия булу кирәклеге һәм класста хөрмәт хисе уятырга тиеш икәнлеген ачык күрсәтте. Үз дәресләрендә Роза Гомәр кызы төрле укыту ысулларын куллана: сүз алымнары (хикәя, әңгәмә, инструктаж), иллюстратив методлар (интерактив такта, төрле мультимедиа техникасы ярдәмендә) һ.б.ш.
Сүз дә юк, әлеге практика студентлар өчен бик кыйммәтле тәҗрибә булып тора: киләчәктә студентлар мөстәкыйль рәвештә укучыларның игътибарын үз фәннәренә ни рәвешле җәлеп итергә кирәклеген беләләр. Шулай ук, үткән материалны яңача итеп, класска кызыклы, мавыктыргыч итеп аңлату һәм күрсәтү, төрле яшьтәге укучылар өчен дәрестән тыш чаралар үткәрү – әлеге белем һәм күнекмәләргә ия булып, киләчәктә студентларыбыз үзләре менә дигән укытучылар булуда безнең бер шөбһәбез дә юк!