Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәрге елга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указын тормышка ашыру максатларын күздә тотып (5б п. – барлык төр һәм дәрәҗәдәге белем бирүнең югары сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итә торган заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите булдыру), агымдагы елның 9 октябреннән алып 17 октябрьга хәтле Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында “Цифрадан цифрлы грамоталылыкка: бурычлар һәм чишелешләр” исемендәге Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция булып узды. Әлеге чара КФУның Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы тарафыннан уздырды (конференцияне үткәрү өчен җаваплы зат – филология фәннәре кандидаты, ИПО КФУның укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна). Конференция виртуаль форматта Microsoft Teams мәйданчыгында узды.
«Цифрадан цифрлы грамоталылыкка: бурычлар һәм чишелешләр» Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциянең төп максаты – икътисадны һәм җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында киләчәк мәктәбенә бару юлында мәгариф үсешенең концептуаль алымнары турында тирәнтен фикер алышу.
Конференциянең төп юнәлешләре: укучыларның цифрлы грамоталылыгын формалаштыру өлешендә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру; белем бирү процессының төрле бурычларын тәэмин итү өчен билгеләнгән информацион системаларның ачык җыелмасы буларак, цифрлы белем бирү тирәлеге, цифрлы белем бирү мохитен төзүнең оештыру принциплары; цифрлы грамоталылык өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар эшләү һәм аларны актуальләштерү; мәгълүматлаштыру өлкәсендә гомуми белем бирүнең сыйфатын һәм эчтәлеген тәэмин итү; педагогик югары уку йорты спецификасын исәпкә алып, «Россия Федерациясендә заманча цифрлы белем бирү мохите» стратегик проектын тормышка ашыру; укытучыларның цифрлы компетенцияләрен арттыру чаралары; белем бирү киңлеген цифрлаштыру шартларында эшләргә әзер белгечләр әзерләү; уку-укыту процессында мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен нәтиҗәле куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу; уку-укыту процессына онлайн-укытуның нәтиҗәле технологияләрен кертү өчен төрле оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерү.
«Цифрадан цифрлы грамоталылыкка: бурычлар һәм чишелешләр» Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциясе Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна (филология фәннәре кандидаты, ИПО КФУның укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты, әлеге чараны оештыручы) сәламләү сүзеннән башланды. Чакырылган кунаклар арасында: Исаева Жибек Кайруллиновна, филология фәннәре кандидаты, журналистика һәм гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры, Финанслар академиясенең гыйльми секретаре (Казахстан, Нур-Султан); Йигит Гакилә Аряфетдиновна, филология фәннәре кандидаты, “Phono” чит телләр институты доценты, “Lingoshake” онлайн-курслары мөдире, дистанцион уку-укыту курслары баш мөхәррире (Төркия, Стамбул), Аракчеева Ольга Евгеньевна, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан шәһәренең «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия»нең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булдылар.
Конференция эшендә күпчелек мәгариф оешмалары вәкилләренең иң актуаль, тирәнтен һәм практик юнәлеш алган, трендлы яңгыраш алган, цифрлы белем бирү мәсьәләләрендәге конкрет карарлар һәм нәтиҗәләргә йөз тоткан докладлар сайланып алынды. Шулай ук конференция нәтиҗәләре буенча фикер алышуларда белем бирү учреждениеләрендә цифрлы грамоталылыкны һәм цифрлы компетентлыкны үстерү буенча төгәл һәм кирәкле карарлар кабул ителде.
Элегрәк технологик революция киләчәктә барлык белем бирү коммуникацияләрен цифрага күчерергә вәгъдә иткән иде, һәм менә бу "прогрессив киләчәк" җитте: цифрлаштыру – безнең хәзерге чынбарлык. Теләсә кайсы башка һөнәр белгече буларак, педагог та цифрлы белемле булырга тиеш һәм цифрлы компетентлыкка ия булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Конференция эше һәм доклад темалары мәгариф өлкәсендә заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне оста куллану мөмкинлеге бирә торган өстенлекләрне күп кенә педагоглар яхшырак аңлый икәнлекне яктыртты. Гомумән алганда, хәзерге цифрлы белем бирү мохите аны һәр кулланучының заманча педагогик инструментарийны үзләштерүгә кызыксынуын һәм аны һөнәри эшчәнлектә уңышлы куллану теләген күздә тотып булдырылган булырга тиеш.