Казан федераль (Идел буе) университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мәркәзебезнең күпчелек алдынгы мәктәпләре, гимназия, лицейлары белән һәрчак шактый тыгыз элемтәдә. Әлеге кафедраның хезмәткәре – филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә университетның Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институтларының 400гә якын студенты мәркәзебезнең иң алдынгы һәм затлы мәктәпләрендә практика уза. Казан шәһәренең Вахитов районының 3 нче гимназиясе, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе, 1 нче урта гомуми белем мәктәбе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 167 нче урта гомуми белем мәктәбе, 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия, 6 нчы гимназия, 75 нче гимназия, 91 нче мәктәп һ.б.ш. – бу мәгариф оешмалары, аларның җитәкчелеге белән Эльмира Шәүкәтовна гаять тыгыз элемтәдә, һәрчак бердәмлектә, нәтиҗәле хезмәттәшлектә, иҗатташлыкта һәм ярдәмлектә.
Бүген сүзебез 2 курс студентларының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 39 нчы урта гомуми белем мәктәбендә практикалары ничек үткәнлеге турында барачак. Мәктәптә укытучыларның дәресләрен карау һәм беркетелгән сыйныфның эшен күзәтүдән тыш, студентлар сыйныфтан тыш төрле кызыклы чаралар үткәрделәр. 39 нчы мәктәп укучылары өчен оештырылган чаралар практикантлар тарафыннан югары дәрәҗәдә һәм профессиональ үткәрелде: алар 39 мәктәп җитәкчелеге тарафыннан зур мактауга лаек булдылар.
КФУ студентларының 39 нчы мәктәп кысаларында уңышлы практика үтүләре аларның көчле әзерлеклеген, белемнәренең югары дәрәҗәдә булганлыгын, иҗади потенциалга ия булуларын ачык исбатлый.