Хыял! Әлеге бер сүз көчле мәгънәгә ия, чөнки бар кеше дә хыяллана. Кеше, ничә яштә булына кармастан, бу сүзгә каршы тора алмый. Кечкенә бала уенчык турында хыялланса, зурлар машина турында хыялланырга мөмкин. Ә кайвакыт, олылар: “Юк бу дөрес хыял түгел, моны чынга ашырып булмый”, – дип баланың хыялына каршы чыга. Минем уйлавымча, бу абсурдлык, чөнки олыларда “Президент булсам, менә шуны эшләр идем”, – дип хыялланып куя! Шуңа күрә баланың хыялына каршы чыгарга кирәкми, чөнки бу аның киләчәккә кечкенә генә бер адым булырга мөмкин.
Минем дә тормышым кечкенә хыяллардан башланды. Әни белән әтиемә шуңа рәхмәтлемен. Алар беркайчан да миңа “булдыра алмыйсың”, димәде. Киресенчә, гел “Эшләп, тырышып кара”, – диделәр. Мәктәптә укыганда, спорт белән шөгыльләндем, футболист булырга хыялландым – килеп чыкмады. Ә хыял бергенә булмый. Үземнең булган сәләтләрне башка эшкә юнәлттем. Минем яңа digital маркетинг, SMM, IT, PR өлкәдә үсү хыялым барлыкка килде. Әлеге хыялларымны миңа “ШАЯН ТВ” каналы чынга ашырырга булыша. Шуңа күрә рәхмәтемне “ШАЯН ТВ” каналы башкарма директоры – баш мөхәррире Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызына белдерәсем килә, чөнки беренче эш көненән үк ул миңа үзенең ышанычын белдерде, миңа канатлар куйды.
Мин – Кәримулин Рәзил. Спасс районының Урта Йорткүл авылында тудым. Хәзерге вакытта Казанда “ШАЯН ТВ” балалар каналында PR-менеджер булып эшлим. Ягъни “ШАЯН ТВ” каналы тормышын күрсәтәм, танытам. “Ни өчен “ШАЯН ТВ”ны карарга кирәк?” дигән сорауга җавап та биреп үтәсем килә. “ШАЯН ТВ” каналы, беренчедән татар телендә эшли. Безнең барлык мултьсериаллар,тапшырулар, фильмнар баланы татар мохитендә тәрбияләргә, татар теленә өйрәтергә ярдәм итә. Шулай ук бала тапшыруларны һәм фәнни-документаль фильмнарны карап үзенә файдалы һәм киләчәктә булыша ала торган мәгълүмат ала. Әлбәттә әлеге эш белән мин үзем генә шөгыльләнмим, безнең биш кешедән торган команда бар. Без бик тату, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Мин үз эшенең осталары белән бер коллективта эшләвемә бик сөенәм! Гомумән, “ШАЯН ТВ” – ул зур гаилә!
Минем эшчәнлеккә килгәндә, “ШАЯН ТВ” каналында төрле чараларны оештырырга булышам, фотограф булып эшлим, инстаграм социаль челтәрен алып барам. Эшем җиңел кебек кенә тоелса да, инстаграмны алып бару өчен аудиториянең нәрсә күрергә теләгәнен, нәрсәләр укырга яратканын, хәзерге вакытта нәрсәнең трендта булуын, шулай ук копирайтингны да белергә кирәк. Техник ягын карасак, фотошоп, монтажлау, анимация ясый белү дә минем өчен зур файда. Дөнья бик тиз үзгәрә, монда техника зур роль уйный. Замана белән бергә барсаң, аның таләпләренә җайлашсаң, син – җиңүче. Шуңа күрә күп укырга кирәк, дөньядагы үзгәрешләр артыннан күзәтергә, үз өстеңдә күп эшләргә кирәк.
Үзегезнең, балагызның төрле яктан үсүен телисез икән, “ШАЯН ТВ” каналын карагыз, чөнки бергә караган мультсериаллар, тапшырулар хәтердә бер җылы һәм матур хәтирә булып калачак.