2020 елның 11 декабрендә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы белән берлектә «Мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда фәнни-педагогик җәмәгатьчелекнең коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре: Татарстан һәм Саратов өлкәсе тәҗрибәсе» темасына багышланган төбәкара түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чара академия җәмәгатьчелегенең балалар һәм яшьләрдә әхлакый сыйфатлар формалаштыруга, шулай ук хәйрия проектларын үстерүгә юнәлтелгән иҗтимагый оешмалар һәм активистлар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәле тәҗрибәсен тикшерүгә багышланган иде. Әлеге проблема буенча педагогика, психология, социологиянең һәм кайбер чиктәш дисциплиналарның теоретик концепцияләрен апробацияләү, һичшиксез, яңа эшләнмәләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга, әлеге өлкәдә фәнни-гамәли инновацияләрне алга таба кертү өчен кирәкле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге чарада дәүләт структуралары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан һәм Саратов өлкәсе җәмәгать эшлеклеләре катнашты:
Баязитов Илдар Рәфкать улы – мөфти киңәшчесе, Татарстан Республикасы ОНК әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Ярдәм” милли-мәдәни фонды советы рәисе»;
Саратовский Сергей Владимирович – Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы кысасында Иҗтимагый совет рәисе, министрлыкның баш психологы, педагогика фәннәре кандидаты;
Гибатдинов Марат Мингали улы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире;
Таһиров Индус Ризак улы – академик, тарих фәннәре докторы, профессор;
Дәүләев Рафаэль Ганеевич – ТР буенча Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе;
Миңнегулов Хатыйп Йосып улы – профессор, филология фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе;
Биктимирова Таиминә Әхмәт кызы – тарих фәннәре кандидаты;
Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы – “Ярдәм” милли-мәдәни фонды президенты;
Дробышева Елена Александровна – Саратов өлкәсе Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе;
Мәликә Рәфкатовна Гыйльметдинова – «Ярдәм» милли-мәдәни фонды вице-президенты, дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутаты, Ладошка ордены кавалеры;
Гончаров Денис Сергеевич – Саратов өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе;
Гыйльмеева Римма Хәмид кызы – педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары;
Землянский Дмитрий Игорь улы – “Милли ата-аналар ассоциациясе” Саратов региональ бүлекчәсе әгъзасы;
Насибуллов Камил Исхак улы – ТР ФА Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре;
Йосыпов Мансур Равил улы – «Милли иҗтимагый контроль комитеты идарәсе рәисе;
Даренков Александр Александрович – Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе;
Сәйфетдинов Ришат Әбдрәүф улы – Подольск шәһәр округы Советы депутаты;
Таһиров Илдар Индус улы – эшмәкәр;
Шәфигуллин Айдар Рәис улы – эшмәкәр;
Базагетдинов Альберт Шейхатинович – Балтач районы Борбаш авылында балалар өчен оештырылган пансионат директоры.
Әлеге чарада Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы галимнәре, укытучылары, педагогика фәннәре докторы, профессор Фәхретдинова Гүзәлия Җәүдәтовна, филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна булып киттеләр. Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна “Хәйриячелек – яшьләрнең әхлакый нормаларын формалаштыру факторы” темасына доклад әзерләде, анда хәйриячелекне өйрәнү һәм хәзерге шартларда яшьләрнең аңа мөнәсәбәтен өйрәнү мәсьәләләренең аеруча актуаль булуы турында сөйләнелә. Мәкаләдә яшьләрне, университет студентларын төрле хәйрия проектларын тормышка ашыруга җәлеп итү һәм хәйрия акцияләре үткәрү юлы белән әхлакый тәрбияләү кирәклеге дәлилләнә. Бу хәйрия эшчәнлегендә катнашу яшьләрдә һичшиксез әхлакый нормалар формалаштыра һәм шулай ук гражданлык үзаңын да, риясызлык һәм ярдәмчеллек кебек альтернатив сыйфатларны үстерә.
«Мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда фәнни-педагогик җәмәгатьчелекнең коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре: Татарстан һәм Саратов өлкәсе тәҗрибәсе» төбәкара түгәрәк өстәле барлык катнашучылар өчен дә актив, уңышлы һәм нәтиҗәле узды; чараның көн тәртибе буенча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышынды, академия җәмәгатьчелегенең иҗтимагый оешмалар һәм активистлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге тәҗрибәсе каралды, аларның эшчәнлеге балалар һәм яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга, шулай ук хәйрия проектларын үстерүгә юнәлдерелгән.