Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты, укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы, татар милли педагогикасы фәнни тикшеренү үзәге Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы һәм әмере буенча оештырылган “ШАЯН-ТВ” телевизион каналы белән беренче көннән үк даими хезмәттәшлек итә. “ШАЯН –ТВ” каналының фәнни җитәкчесе итеп – КФУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең югары һөнәри белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре Ә.Н. Хуҗиәхмәтов сайланды. Белем-тәрбия бирүгә юнәлдерелгән һәм тәүлек дәвамында күрсәтелүче күп кенә программаларның авторлары яисә экспертлары да КФУның психология һәм мәгариф институты вәкилләре.
Татарстанда гына түгел, ә бәлки Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә эшләп килүче мәктәп, гимназия, лицейларның, югары һәм махсус белем бирүче уку йотрларының иң яраткан телевизион тапшыру-бәйгесе, ул да булса “Тамчы-Шоу”! Халыкара статусын алган “Тамчы-Шоу” бәйгесендә соңгы ун елда 1274 уку йортыннан 9850 укучы һәм студент катнашты. Аеруча КФУның институтлары, Ульяновск педуниверситеты, Мари дәүләт университеты, Башкортостан вузлары студентлары, Татарстан, Самара өлкәсе, Чувашия, Казахстан мәктәп, лицей, гимназияләреннән укучы балалар актив катнаша. Призерлар ТР мәгариф һәм фән минитрлыгының, КФУның, “ШАЯН-ТВ” телеканалының Мактау Дипломнары, истәлекле бүләкләренә лаек була.
Ә КФУ исә әлеге бәйгедә катнашучы яшьләрдән кешелекле, югары әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәргә лаек булган абитуриентларны-булачак студентларны һәм магистрларны барлый.