Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының мәгариф учреждениеләрендә укытучылар һәм укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә гаять зур игътибар бирелә һәм фәнни-гамәли конференцияләргә, симпозиумнарга, семинарлар, лекторийларга булачак галимнәрне җыю күркәм традициягә әверелде. Шул нисбәттән, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында булып узган “Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе: төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар” зур массакүләм чаралар кысасында ИПО КФУ педагогик десанты булып узды.
Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы галимнәре Габдрахманова Р.Г., Сәлимҗанова Э.Ш., Миннибаев Э.Ш., анда укучы аспирантлар һәм магистрантлар Балык Бистәсе районы мәгариф системасы һәм мәгариф оешмалары белән университет арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне һәм бәйләнешне күздә тотып, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Балык Бистәсе урта белем мәктәпләрендә булып узган барлык чараларда актив рәвештә катнаштылар, мәктәп укучылары белән нәтиҗәле профориентацион эш үткәрделәр, университет-мәктәп юнәлешен ныгыту, университет-мәктәп арасындагы партнерлыкны үстерү юлында зур өлешләрен керттеләр.
Август киңәшмәләре һәм аның кысаларында уздырыла торган массакүләм чаралар – һәр мәгариф оешмалары, мәктәпләребез, педагогларыбыз тормышында булган мөһим вакыйга ул. Нәкъ менә әлеге киңәшмәләрдә мәгариф оешмаларын үстерү векторы проектлана, мәктәпләр өчен актуаль булган мәсьәләләрне хәл итү буенча планнар, эшкәртмәләр, тикшеренүләр эшләнелә, фикерләшүләр алына. Мәктәпләребезне үстерү стратегиясен эшләү, төп бурычларны хәл итү өчен кирәкле идеяләр тәкъдим итү, укучыларыбызның югары һәм тотрыклы белем бирү нәтиҗәләренә ирешү – безнең алдыбызда куелган төп максатлар булып тора. Шуңа күрә, без, педагоглар, һәммәбез, продуктив һәм эффектив рәвештә, зур көч куеп эшләргә тиешбез. Без яңа уку елы алдыннан куйган максатлар һәм бурычлар, идеяләр һичшиксез тормышка ашырылачак дип уйлыйбыз.
Педагогик десант ахырында КФУ галимнәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының мәгариф өлкәсендәге хезмәт алдынгыларына Казан (Идел буе) федераль университеты исеменнән рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.