Эш атнасы – биш эш көнен һәм ике ял көнен эченә алган җиде көнлек вакыт арасы. Безнең илдә эшче һәм хезмәткәрләрнең күпчелеге өчен биш көнлек эш атнасы кертелде. Хезмәтнең үзенчәлеге һәм эш шартлары буенча биш көнлек эш атнасы кертү максатка ярашлы булмаганда, алты көнлек эш атнасы каралган (мәсәлән, мәктәпләрдә, ательеларда, күп кибетләрдә).
Эш көне түбәндәге төрләрдә була:
а) гадәти озынлыктагы;
б) кыскартылган;
в) тулы булмаган эш көне.
Гадәти озынлыктагы эш көне атнага 41 сәгатьтән артык була алмый. Бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Кыскартылган эш көне 18 яшькә җитмәгән яшьләр (15 яшьтән 16 яшькә кадәр – атнага 24 сәгать, ә 16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр атнага 36 сәгать), эш шартлары зарарлы булган урында эшләүчеләр, сукыр, гарипләр һәм кайбер төр белгечлекләр (табиб, укытучылар һ.б.) өчен билгеләнгән.
Эшләп укучылар өчен дә эш көне кыскартылган. Төнге сменада эшләүчеләрнең эш көне, гадәттә, бер сәгатькә кыскарак (кичке сәгать 10 нан алып иртәнге сәгать 6 га кадәр) була.
Тулы булмаган эш көне яки эш атнасы тулы көн эшләргә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен билгеләнергә мөмкин.
Эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең кайбер категорияләре өчен нормага салынган эш көне каралган. Бу исә эш көненең озынлыгы гомуми эш вакыты чикләре белән бетмәвен аңлата. Ул кайбер административ һәм халык хуҗалыгында эшләүче кешеләргә кагыла, моның өчен аларга өстәмә ял бирелә.
Фото: https://www.pro-personal.ru/article/1099669-21-m8-proizvodstvennyy-kalendar-na-2022-god