Пөхтәлек – һәм тәртипкә күнектерү – шәхеснең эшне җиренә җиткереп, төгәл үтәве, өс-башын һәм үзен чиста йөртүе.
Балаларны яшьтән үк гигиена кагыйдәләренә, шәхси тәртипкә өйрәтә башларга кирәк. Мәсәлән, өс-баш, аяк киемнәрен чистарту, бүлмәне тәртиптә тоту һ.б.
Әгәр олылар өйдә чисталык, тәртип сакласалар, балалар да шуңа өйрәнеп үсәләр. Бала өйдәге тәртипсезлеккә бик тиз күнегә. Ул 4-5 яшьләрдә мөстәкыйль рәвештә гигиена күнегүләре үти: үзе юына, тешләрен чистарта, киенә. Алар үзләренең уен почмакларын җыештыра, аяк һәм өс киемнәрен үз урыннарына куя башлыйлар. Ата-ана үрнәгендә бала пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә.
Мәктәп яшендәге балалар төймәләрен үзләре тага алалар, аяк киемнәрен, өс киемнәрен, китапларын пөхтә тоталар. Пөхтәлек тәрбияләү – баланы мөстәкыйль тормышка әзерләүдә мөһим шарт. Бу гади һәи олуг тәгълиматны онытмасак иде.
Фото: https://www.bagnet.org/news/society/1322705/kak-priuchit-detey-k-uborke-i-poryadku