Тылсымлы әкиятләрдә тормышның әчесен-төчесен татыган картлар образында халыкның бай тормыш тәҗрибәсе гәүдәләнә. Бу әкиятләр балаларга тормышта өлкәннәр сүзенә, алар киңәшенә, хәер-фатихаларына игьтибарлы булырга кирәклеген кисәтәләр.
Тылсымлы әкиятләрнең, генетик чыганаклары никадәр генә борынгы чорга караса да, алар белән бәйле сюжет һәм мотивлар һәрвакыт заман таләпләренә җавап биргәннәр: аларда һәрвакыт кешеләрнең киләчәккә юнәлгән өмет-хыяллары чагылган. Фикер (идея) һәм зәвык кыйммәте булмаса, бу әкиятләр меңнәрчә еллар аша бүгенгә кадәр килеп җитә алмаслар иде. Шуңа күрә дә әлеге әкиятләрдә hәp тарихи чорның үзенчәлекле эзләрен табарга була.
Күп тылсымлы әкиятләрдә күмәк көч, бердәм, уртак эшләр зарурлыгы рухында тәрбияләү мәсьәләләре алгы планга куела. Әкият батырлары: берәүдән икәү яхшы, икәүдән өчәү яхшы дип, бергә туплана һәм оешкан көч белән явыз җаннарга, халыкны, илне изеп яшәүче аҗдаһаларга, җен-пәри, албастыларга каршы көрәшкә күтәрелә, ахырда җинеп чыга (“Камыр батыр” h.б.лар). Үзара дус һәм тату яшәү, бер-береңә ярдәм итешү фикере байтак әкиятләр нигезенә салынган.
Тылсымлы әкиятләрдә әхлак, әдәп тәрбиясе мәсьәләсе үзәк урыннарның берсен ала. Халык әкиятләрендәге батырлар - элек-электән халкыбызның, иң югары һәм иң гадел әхлак нормаларын бергә туплаган, тәрбия идеалын чагылдырган образлар алар. Халык аларны үзенең иң яхшы әдәп кагыйдәләренә нигезләнеп тудырган. Бу батырлар явыз көчләр символы булган аҗдаһа һәм дию пәриләре, җеннәр, убырлар белән үлем сугышы алып барганда да мәхәббәт ир һәм гадел кеше булып калалар. Әкият батыры йоклап яткан диюне үтерүне үзе өчен түбәнчелек итеп саный. Әкият батыры никадәр генә көчле булмасын һәм кайда гына булып, нинди генә батырлыклар эшләмәсен, ул үз халкыннан аерылмый, аның алдында җаваплылык хисен онытмый, батырлыгын үз халкы хакына эшли. Әгәр дә батыр, үз-үзен яратуга бирелеп яисә алтын-көмешкә алданып, матур кызга кызыгып, иленә, халкына, иптәшләренә хыянәт итсә, ул каты һәм гадел җаза ала. Әкиятләрдә изгелекнең җирдә ятып калмавы, явызлыкны һәрчак җиңеп чыгуы тасвирлана.
Әкият эчтәлегендә һәр җинаять халык тарафыннан бердәй каты җәзага дучар ителми. Әхлак тәрбиясендә гафу итү, гаепне эш белән аклау алымнары да булган. Әгәр кеше эшләгән җинаятен, хатасын чын күңелдән таный икән, әгәр ул үзендә гаебен эш белән акларлык көч таба икән, «бу әхлак нормаларына ярашлы булган һәм гафу ителгән. Мондый эчтәлектәге тылсымлы әкиятләр аша халык-педагог балаларның, иң нечкә хис-тойгыларына тәэсир иткән, шул ук вакытта үз-үзеңне генә яратуның, намуссызлыкның, шәхесне түбәнәйтүен ачып биргән.
Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә, нигездә, халыкның көндәлек тормышында булган вакыйгалар тасвир ителә. Бу әкиятләрдә сыйнфый жәмгыять шартларында яшәгән кешеләрнең уй-теләкләре, карашлары, омтылышлары, изүче сыйныфка каршы алып барылган азатлык көрәше чагылдырыла. Бу төр әкиятләрдә вакыйгада катнашучыларның, сыйнфый аң дәрәҗәсе туктаусыз үсә, дөньяга карашы киңәеп баруы җанлы картиналарда күрсәтелә. “Шомбай”, “Күке кычкыргач, көтүче хезмәт хакы ала” кебек әкиятләр бу яктан аеруча үзенчәлекле.
Фото: tatarlar.uz