Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Үзидарә, иҗтимагый оешмалар

Институт студентлары  фән һәм иҗат белән генә шөгыльләнеп калмыйча, университет, шәһәр, республиканың иҗтимагый тормышында да үзләрен күрсәтәләр.      

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары өчен Студентлар комитеты эшли. Ул студентлар тормышындагы мөһим  мәсьәләләрне чишүне, аларның иҗтимагый активлыгын үстерү, студент инициативасын хуплау чараларын уздыруны, “Безнең белән башла” кебек беренче курс  активистлары өчен укулар оештыру, факультетара “Киномания” кыска метражлы  фильмнар төшерү конкурсын үткәрүне, “Без – актив, син дә кушыл!” дип исемләнгән студентлар Советы парады, студентларның “Бергә куркыныч түгел” исемле профиль сменалары һ.б.ны  оештыруны   үз өстенә ала.

Беренче курс студентларының “Юниор” клубы, Студентларның хезмәт отрядлары штабы, Универсиада волонтерлары отряды, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, Волонтерлар советы, балалар йортлары белән эшли торган волонтерлар отряды, ветераннар белән эшли торган волонтерлар отряды, Татар яшьләре клубы һ.б.ларның эшчәнлегендә студентлар актив катнашалар.

Волонтерлар Советы югары уку йортының актив студентларыннан гыйбарәт. Советның төрле истәлекле даталарга багышланган   даими уздырыла торган  чаралары бар. Аның төп бурычларыннан берсе –  һәр факультетта волонтерлык эшен киң җәелдерү. Бүгенге көндә әлеге бурыч уңышлы үтәлә. 

Психоактив матдәләрне  куллануга һәм башка негатив күренешләргә карата яшьләрдә  тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүне, җәмгыятьтә үз-үзеңне җаваплы  тоту күнекмәләре булдыруны,  шулай ук сәламәт тормыш алып баруны алга сөрү максаты белән эшли торган   волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге институтта һәрчак хуплана. Донорлар хәрәкәтенә ярдәм күрсәтелә, студентлар “Плазма” республика үзәге белән хезмәттәшлек итәләр.