05 ноября 2014
Гөлнара Сабирова: "Кем беләндер буш сүз сөйләшкәнче ялгыз гына дәшми тору кулайрак"

Без аны «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газетасында район башлыкларын, медицина системасын тәнкыйтьләгән үткен мәкаләләре, ТНВ каналында барган «Кара-каршы» тапшыруының «клеопатра»сы буларак беләбез. Шул ук вакытта тирән мәгънәле, лирик җырлар авторы буларак таныш ул безгә. Гөлнара Сабирова үзен реалист дип саный, ләкин шигьрият белән реализм тәңгәл килә аламы икән?

«Газета халыкныкы булырга тиеш»

- Гөлнара ханым сез татар газетасы нинди булырга тиеш дигән сорауга фикерләрем бар дигән идегез. Нинди булырга тиеш соң ул чын татар газетасы? «Шәһри Казан»ны тагын кайсы якка үзгәрүен күзәтә алачакбыз?

- Татар газеталары белән эшне мин район газеталары кураторы булганда ук башлап җибәргән идем инде. Газета нинди булырга тиеш дигән сорауга без алар белән бер ел җавап эзләдек. Газета, иң беренче, халыкныкы булырга тиеш. «Шәһри Казан» газетасына килгәндә дә мин үз алдыма иң беренче булып шундый максат куйдым. Без үзебезне халыкчан газета, дип әйтәбез. Без иң кыю газета булачакбыз, дигән максат куймыйм. Әмма бездә тәнкыйть материаллары да басыла. Тәнкыйть тә ике якны да күрсәтеп бирелергә тиеш. Күсәк кизәнеп кенә «мин тәнкыйть материалы яздым» дип әйтеп булмый бит.

Газетабызны заманча шартларга, заманча таләпләргә туры килерлек итеп чыгарырга тырышабыз. Хәзер районнарга йөрибез. Халык арасында ишетелгән сүзләргә караганда, кызык диләр. Укымыйлар дип уйлаучылар ялгыша – халык газета укый. Хәтта мәкаләләрнең исемнәренә кадәр атап әйтәләр. Менә шундый мәкаләгездә, шулай дип язган идегез, шундый авторларыгыз бар дип.

- «Шәһри Казан»ның дизайны шактый үзгәргән, зур рәсемнәр барлыкка килгән. Бизәлешкә зур урын биреп, журналист материаллары чиратта тормыймы?

- Газетада һәр материал укылышлы. Кызыклы материаллар басылмыйча калган юк. Редакциядәге журналистларга да, читтән язып торучыларга да эш бар. Рәмис Латыйпов, Илфак Шиһапов, Марат Кәбиров даими язып тора. Илфак Шиһапов – халыкны үз артыннан ияртә торган кеше. Журналистларга килгәндә берсенең дә «ставка»лары кыскартылмады. Бердәнбер кыскарткан кешебез ул – компьютерда җыючы булды. Әмма бүген республика күләмендәге газетада компьютерда җыючыны тоту бернинди кысаларга да сыймый торган әйбер дип саныйм.

- Язмаларыгыз өчен судка биргәннәре бармы?

- «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә дүрт-биш тапкыр судка бирделәр. Журналистны судка бирү, минемчә, аның мәртәбәсен генә күтәрә. Димәк,  аны укыганнар, димәк,  беләләр. Телефонга язып та, редакциягә килеп тә янаганнары бар. Мин кайтып җиткәнче, «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире Исмәгыйль абый янына районнардан килеп җитүчеләр булды. «Бастырмагыз! Дөрес түгел! Кирәк түгел!» - диючеләр күп иде.

«Шәһри Казан»га килгәннән бирле шигырь язган юк

- Җитәкчелек эше иҗатка кымачауламыймы?

- Комачаулый. Минем шигырьләр генә түгел, журналист материаллары да язасым килә. Менә шуны языр идем дигән темаларым да бар. Ләкин оештыру эшләре бик күп вакытны ала. Бер җайга салынгач мин әле язырмын, дип өметләнәм. «Шәһри Казан»га килгәннән бирле шигырь язганым юк.

- Беренче җырыгызны кайчан иҗат иттегез?

- 2000нче елда беренче җырымны яздым. Беренче курсны бетергәч мине район газетасына практикага җибәргәннәр иде. Күрше авылга Зөфәр Хәйретдинов концерт белән килде. Мин дә шунда бардым. Ул концерт барышында нинди сүзләрегез бар, миңа язып бирегез дип әйткән иде. Мин шунда ике куплет шигырь язып аңа тапшырдым. Ул исә, сүзләрне укыганнан соң, шигырь авторы сәхнә артына менсен әле диде.  Шулай сәхнә артында сөйләштек, Казанга килгәч кабат очраштык. Мин аңа шигырьләремне бирдем. Шунда Гөлнара Габидуллина башкаруында «Бер күрүдә» дигән беренче җырым сәхнәгә чыкты. Аннан соң Айдар Галимов «Синнән башка», Алсу Әбелханова «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Пар алкалар», Салават «Югалтасы килми» дигән җырны башкардылар.

Үземне шагырь дип санамыйм, китап чыгарганым юк. Шигырьләрем аерым-аерым газета-журналларда басылгалый. Ике МР3 җырлар җыентыгым бар.

- Ни өчен мәхәббәт темасы?

- Чөнки мәхәббәт тормышның мәгънәсе, нигезе. Аннан башка тормышны күз алдына китерә алмыйм.

- Җыр авторы буларак хокуклар бозылган очраклар булганы бармы?

- Әйтмичә калдырган очраклар күп. Күбрәк яшьләр, әмма үзен бик олы җырчыга санаган җырчылар авторларны әйтми. Өлкәнрәк җырчылар әйтә. Авторларны оныту күңелгә тия, әлбәттә. Җырчылар чыга да, менә мин сезгә шундый-шундый җырымны башкарам ди. Әмма аңа кадәр ул җырның артында әтисе белән әнисе бар икәнен онытыла. Ул бит синең балаң кебек. Син аны язгансың, хисләреңне биргәнсең. Нишләп авторларны әйтмисез, дип судлашып йөргәнем юк. Мин генә түгел бит. Минемчә, бөтен авторлар берләшеп күтәрелеп чыкса гына бәлки берәр нәрсәне үзгәртеп булыр.

- Башта шигырь туамы, әллә көйме?

- Миңа җырны шигырь итеп язу җайлырак. Үземне ниндидер кысаларга кертергә яратмыйм. Шигырь итеп язганда үз иркең. Алты юллык итеп язасыңмы син аны, җиде юллыкмы, дәртле итепме, моңлы итепме... Әмма, берара әзер музыкага язарга туры килде.

- Сезнеңчә, татар эстрадасы бүген эволюция чоры кичерәме, әллә дегродацияме?

- Аның биш-алты ел элек бер күтәрелеп алган вакыты булды. Бүген мин аны бер урында таптана дип әйтер идем. Хәзерге җырлар такмакка әйләнеп калды. Җырчылар халык үзе шулай сорый дип әйтә. Әмма Филүс Каһировлалар, Ришат Төхватуллиннар, «Тәртип Fm»нар халыкка башка төрле җырлар кирәген күрсәтте инде. Җыр мәгънәлерәк булган саен аны таныту авыррак. Халыкның зәвыгы төшеп бетте инде. Сәнгать, киресенчә, халыкны үз артыннан ияртергә тиеш.

- Сез хыялый кешеме, әллә инде реалистмы?

- Мин реалист.

- Шагырь һәм реалист. Бу икесе капма-каршы әйбер түгелме соң?

- Минем шигырьләрем дә хыялый дип әйтмәс идем. Алар тормыштан алынган. Минем иҗатым белән таныш кешеләр мине күргәч гаҗәпләнәләр. «Без сине шактый тормыш күргән, шактый кыен ашаган хатын инде бу дип уйлый идек. Син шундый яшь икән! » - дип әйтәләр.

«Мин гаиләле дип әйтер өчен генә кияүгә чыгасым килми»

- Сез карьера кешесеме, әллә гаилә кешесеме?

- Мин өй тавыгы түгел, миңа яраткан эшемдә эшләргә кирәк.  Әмма бик туган җанлымын, дусларым күп. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эштә мин, ләкин һәрвакыт үз өем кирәк. Атнаның бер көнен өйдән чыкмыйча гына үткәрсәм, ялым уңышлы узды дип санала.

- Олыгайгач үзегез генә калырга курыкмыйсызмы?

- Юк, курыкмыйм, әмма мин гаиләле дип әйтү өчен генә кияүгә чыгуны күз алдына да китерә алмыйм. Янымдагы кеше бөтен иҗатымны, тормышымны, эшемне аңларлык кеше булырга тиеш. Ялгызлыктан куркып кияүгә чыгу дигән максат юк. Мин тулы канлы кеше, миңа үз-үзем белән күңелсез түгел.  Кем беләндер буш сүз сөйләшеп утырганчы, үзем генә дәшми торуны кулайрак күрәм. Ходайдан сәгате сукса, барысы да булыр. 

- Буш вакытыгызны нәрсәгә багышлыйсыз?

- Шигырьләр язам, китап укырга бик яратам. Татарстан китап нәшриятендә чыккан бөтен китапларны алып барырга тырышам. Атна саен китап кибетенә кереп укысам-укымасам да яңа китап алып кайту минем өчен гадәти күренеш. Электрон китабым да, ноутбук та, айпад та бар, ләкин китапларны тотып укырга яратам. Китап җыю, китап сатып алу үзенә күрә бер хобби ул минем.

Источник информации: Журналистика бүлегендә укучы, 5 курс студенты Сабирова Алисә