23 октября 2014
Истанбулдагы очрашулар

2014 нче елның 15 нче октябрендә Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге укытучылары Төркиянең Истанбул шәһәрендәге ике университетта очрашулар үткәрде.

Иң элек Истанбул университетының Евразия институты директор урынбасары, әдәбият факультеты төрки телләр бүлегенең татар һәм башкорт телләре белгече профессор Исмәт Бинәр җитәкчелегендә студентлар белән очрашу узды. Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире профессор Әлфия Юсупова институтыбыз һәм бүлек белән таныштырды, Татарстан Республикасында татар теленең кулланылу өлкәләрен бәян итте, ике университет арасында студентлар һәм магистрлар алмашу мөмкинлекләрен аңлатты. Татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры Гөлшат Галиуллина “Татарика” журналы хакында җентекле мәгълүмат бирде. Гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемәчелек кафедрасы доценты Зоя Кириллова татар теленең дәүләт теле буларак кулланылу тарихына кыскача күзәтү ясады, шулай ук “Ана теле” онлайн-мәктәбенең адресын тәкъдим итеп, татар телен чит илләрдә дә өйрәнү мөмкинлеге булуын ассызыклады. Татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗев исә татар әдәбиятының күренекле шәхесләре һәм алар арасында Г. Тукайның тоткан урыны белән таныштырды. Шулай ук очрашуда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Искәндәр Гыйләҗев та катнашты.  

Студентлар барлык чыгышларны да зур кызыксыну белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр һәм бүгенге очрашудан соң Казанга укырга килергә теләкләре туу хакында сөйләделәр.

Икенче очрашу Мәрмәрә университеты җитәкчелеге һәм галимнәре белән узды. Казан кунакларын университетның ректор ярдәмчесе профессор Эрол Өзвар һәм  Тюркология институты мөдире профессор Гүлшән Сәйһан Алышык кабул итте. Алар Мәрмәрә университеты һәм Тюркология институты эшчәнлеге белән таныштырдылар, Әлфия Юсупова исә институтыбыз һәм бүлек хакында сөйләде. Гүлшән Сәйһан Алышык шулай ук Тюркология институты тарафыннан чыгарыла торган фәнни журналны тәкъдим итте.

Сөйләшү нәтиҗәсендә, ике университет арасындагы килешүне яңарту кирәклеге һәм бу юнәлештәге эш юллары билгеләнде.

Очрашуны оештыруда хәзерге вакытта Мәрмәрә университетының Тюркология институтында доцент булып эшләүче, 90 нчы елларда Казан дәүләт университетында белем алган якташыбыз Ләйсән Шаһинның роле бик зур булды.  

Истанбулдагы эшлекле очрашулардан соң, институтыбыз укытучылары Элазыг шәһәрендә узачак халыкара тюркология симпозиумына юл тоттылар.