09 октября 2014
Мөгаллимлек һөнәр генә түгел, мөгаллимлек – язмыш ул!

Мөгаен, татар теле яисә әдәбияты укытучысы булудан да олырак һәм җаваплырак гамәл юктыр. Гыйлем биргән вакытта мөгаллимнәребез бездә үз халкың белән горурлану хисләре, җаваплылык, ихласлык, горур-тыйнак кына гамәл кыла белү сыйфатларын тәрбиялиләр.

Ел саен укытучылар көне якынлашканда без, студентлар, мөгаллимнәребезне олылап, бәйрәм оештыру нияте белән йөрибез. Быелгы бәйрәмне укытучыларыбызның да, студентларның да күңелендә матур хатирә булып калырлык итеп әзерләргә тырыштык.

Шигем юк, мөгаллим булу хыялы балачактан ук киләдер. Бәйрәмне башлар алдыннан укытучыларыбызны ике вакытта – балачакта һәм бүгенгедә күргәч, зал гөрләтеп кул чапты. Сәхнәдә “Алтын бию” исемле нәниләр коллективы һәркемне бер мизгелгә балачакның якты хатирәләренә кайтарды. Котлау сүзен Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Ә.Ш.Юсупова әйтте. Ул институтыбызның директоры Р.Р.Җамалетдинов исеменнән һәм шәхсән үзе барлык мөгаллимнәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Әлфия Шәүкәтовна сүзен бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән мөгаллимнәрне искә алып башлап җибәрде. Залда утыручы мөхтәрәм затлар, гомерләрен милләткә хезмәт итүгә багышлаган тел һәм әдәбият галимнәрен – Г.Ф.Саттаров, Р.Ф. Сверигин, Ф.Ә. Ганиева,  Н.Хисамов, Ф.М.Хатыйпов,  Г.М. Шәйхиева, Л. Таҗиева,  Р.Ә.Асылгәрәева, Н.Р.Шакирова, Р.С.Ханнанова, Җ.З.Зиннәтуллиналарны өлкәннәр көне һәм укытучылар бәйрәме белән котлаганнан соң, аларның яңа буын мөгаллимнәрен тәрбияләүдә кылган олы хезмәтен бәяләде. “Шулай ук бүгенге көндә авыр шартларда татар фәненә хезмәт итүче коллегаларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары булуыгыз белән горурланып яшәгез! Безгә бөтен дөнья карап тора. Ходай безгә көч насыйп итсен!” – дип ихлас тәбрикләвен әйтте. Чыннан да, һәр кешенең бурычы – үз буыны  алдында лаеклы һәм җаваплы гамәл башкара алу бит. Мөгаллимнәребезнең һәркайсы безне шул дулкынга һәрдаим көйләп тора.

Бәйрәмдә иң гаҗәпләндергәне – алып баручыларыбыз  Илназ белән Айзиләне яраткан укытучыларыбыз  Әлфәт абый Закирҗанов һәм Светлана апа Айдарова алыштыру булды. 

Студентлар бүлегебезнең “В контакте” челтәрендә бер атна дәвамында укытучыларны “бәяләде”.  Менә – җиңүчеләр. Иң таләпчән укытучы исеменә татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Гыйләҗев Таһир Шәмсегалиевич  лаек булды. Иң “назлы тавыш иясе” – берсүзсез   татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Халисә апабыз Кузьмина. Иң шаян укытучыбыз  – Зоя Николаевна Кириллова. “Гыйлем иясе” номинациясе студентлар арасында бик күп бәхәсләр уятты. Безнең укытучыларыбыз арасында гыйлем иясе булмаган кеше юк! Татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Чулпан Мөхәрләм кызы Харисова җиңү яулады. Экстравагант укытучы – татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, профессор  Флера  Сәгыйтовна Сәйфулина. Ә иң шәп куратор – Хөснетдинов Дамир Хәйдәрович.

Мөхтәрәм остазларыбызны һәм булачак укытучыларны котлап, безнең алдыбызда татар филологиясен 2008 елда тәмамлаган популяр җырчы Илгәрәй һәм 1993 елда тәмамлаган Әлфия Сөләйманова чыгыш ясадылар. “Яшьлек” бию коллективы, Алия Исрафилова, Илгиз Шәйхразиев һәм Рәдиф Әхмәдиевларның чыгышлары да бәйрәмебезгә ямь өстәде. “Tatarteam” КВН командасы – безнең горурлыгыбыз. Шуңа да аларның чыгышларын залда утыручылар зур алкышлар белән каршы алдылар.

Югары мәктәпнең  татар бүлегендә укытучы мөгаллим ул – студентларга татарның бөекләре әйтеп калдырган хакыйкатьне җиткерүче, тормышны  үз  милләтебез белән бәйләргә өйрәтүче, юл сызучы. Димәк, мөгаллимлек – һөнәр генә түгел, яшәеш  икән ул!

 Мөхтәрәм остазларыбыз! Сезнең дәресләрдә безнең йөрәкләрдә  милләтебезгә хезмәт итү теләге бөреләнә. Бүлегебездә без үзебезне татарның  горур, көчле уллары һәм кызлары итеп хис итәбез! Ихтирамыбызны һәм олы рәхмәт сүзләребезне кабул итегез! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Айсылу Мөбәрәкшина