08 октября 2014
КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Төркиядән кунаклар кабул итте

КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чит илләрдән килгән галимнәр, ватандашлар, милләттәшләребез  еш була. Бу көннәрдә  Төркиядә яшәп, бик саллы фәнни хезмәтләр язган тарихчы галим, профессор Әкъдәс Нигъмәт Куратның оныклары Идел ханым,  Кахан бәй һәм бүлекнең элеккеге студенткасы, хәзерге вакытта Төркиянең Мәрмәрә университеты доценты Ләйсән Шаһин институтка килеп, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе бүлеге, Халыкара Казан лингвистика үзәге белән таныштылар, студентлар белән очраштылар. Аларны институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов кабул итте. Милләттәшләребез татар теле, татар әдәбияты белән кызыксындылар, татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында белештеләр, үзләре, гаиләләре турында сөйләделәр. Бигрәк тә төрек теле өйрәнә торган студентлар белән аралашу кунакларнын күңеленә хуш килде.

Кунакларга «Tatarica» журналы бүләк ителде. Журналда бабалары хакында язылган мәкаләне күрү алар өчен бик зур куаныч булды.

Кунаклар мәгариф өлкәсендә эшлиләр. Идел ханым Истамбулда бик абруйлы саналган  Урта көнчыгыш техник университеты доценты, психология фәннәре белгече, ә Кахан бәй – инглиз теле укытучысы. Казанга килүләренең төп сәбәбә – бабалары Әкъдәс Нигъмәт Куратка багышланган китапны тәкъдир итү тантанасында катнашу.

Кунакларның киләчәктә Казан федераль университеты белән вузара мөнәсәбәтләр урнаштырып, конференцияләрдә катнашу, лекцияләр уку теләкләре дә бар.

****

Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елның апрель аенда хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1920 елда Бөгелмә урта мәктәбен тәмамлый. Ике елдан соң белем алуын дәвам итү өчен Алманиягә китә. Ләкин аңа анда озак тоткарланырга туры килми, 1924 елда Төркиягә килеп Истанбул университетына укырга керә. Әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлеген бетерә. Югары уку йортын тәмамлагач, Алманиянең Бреславль һәм Гамбург университетларында Көнчыгыш Ауропа, Византия тарихы, фәлсәфә һәм икътисад буенча белемен ныгыта. 1933 елда урта гасыр тарихы буенча доцентлык сынауларына катнашып, гыйльми дәрәҗәсен ала. 1941 елда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыта башлый. 1944 елда профессорлык дәрәҗәсен казана. 1954-1955 елларда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультеты деканы була. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елның 8 сентябрендә юл фаҗигасе нәтиҗәсендә вафат була.