28 февраля 2014
Яңа технологияләр һәм заман татар журналистикасы. Сораулар һәм бурычлар...

Бүген татар журналистикасы белем һәм тәрбия чарасы буларак нинди роль уйный? Татарижурналистикасында тәрбия бирерлек, мәгърифәт чыганагы булган матбугат бармы? Бу сорауга җавапны “Татамедия” ААҖ, “Мәгариф” журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУның татар журналистикасы кафедрасы белән берлектә үткәрелгән, “Мәгариф” журналының 100 еллыгына багышланган “Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы» дигән фәнни-гамәли конференциясендә җавап табарга тырыштылар.

Татар халкы элек-электән мәгарифкә омтылган, мәгърифәтчеләрнең карашларын бертөрле генә кабул итмәгән. Шуңадыр да, бөек татар мәгърифәтчеләренең – К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдиннең карашлары, милләтенә тәрбия биргәндәге акыллы киңәшләре, гыйбарәләре, гипотезалары бүген дә актуальлеген югалтмады. Киресенчә, алар нәкъ Габделҗәббар Кандалый язганча, вакытлар узу белән тагын да кыйммәтләнә генә бара. Мәгърифәтчеләребезгә үз эшләрен халыкка тарату, аңлату чиксез мөһим була. 1905 елда рәсми төстә барлыкка килгән татар журналистикасы, газета-журналлары моңа зур ярдәм. Шул чордан бирле, татар журналистикасы журналистиканың гомуми функцияләреннән тыш мәгърифәтчелек функциясен дә үтәп килә.

Зурлап конференция үткәрүнең сәбәбе, минемчә, иң беренче чиратта “Мәгариф” журналына 100 ел тулу. Олы тормыш юлына “Мәгариф” 1913 елда аяк баса. Шунысын әйтеп китү урынлы булыр, “Мәгариф” – татар журналистикасында фәнни-популяр, билгеле бер аудитория өчен махсуслашкан журнал. Мондый журналлар бүген сирәк очрый. Бер гасырлык гомер аз түгел. Шунлыктан тәҗрибә уртаклашу, журналны тагын да таныту мөһим. Журналга яңа мөхәррир Илдар Миргалимов билгеләнгәннән соң ул яңа сулыш алып эшли башлады. Журнал беренче көннәреннән үк төп мәгърифәт кыйбласына әверелә. Еллар дәвамында исемнәре алышынып торса да, матбугатта тоткан урыны, кыйбласы үзгәрми – милләтебез укытучыларына ярдәм итә, әле бүген дә мәгърифәт функциясен үтәп килә.

Икенче сәбәп – гасырдан артык тарихы булган татар журналистикасының да халыкка белем һәм тәрбия бирүдә җитәрлек тәҗрибәсе тупланды. Аны безгә, булачак журналистларга, җиткерү һәм алга таба нинди эш алып барасын билгеләү мөһим.

Конференция 2 көн (26-27 февраль) дәвам итте. 26нчы февральдә пленар утырыштан соң Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә “туган телне өйрәтүдә заманча технологияләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. 27нче февраль секция утырышларына багышланды. Барлыгы 4 секция эшләде. Аларда татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше, мәгърифәтле журналистлар мирасы, басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары, белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле турында мәсьәләләр каралды.

Тирә-яктагы тормышның төп үзенчәлеге – аның һәрвакыт динамикада булуы һәм үзгәреп торуы. Бу уңайдан гаммәви мәгълүмат чаралары да калышмый. Яңа технологияләр тормышның бу өлкәсен дә чорнап алды. Белем һәм тәрбия бирүдә бүген нинди гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләре кулланыла соң?

“Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле” дигән секциядә безне, ягъни конференциядә катнашучыларны, бик зур шау-шу куптарган “Татар иле” проект җитәкчесе – Раил Гатауллин үз эше белән таныштырды һәм бу проектның белем һәм тәрбия бирүдәге ролен билгеләп үтте. Чыннан да, “Татар иле” проекты бик зур, киң масштаблы. Биредә татар җырларын тыңларга, китапларын укырга, видеоларын, спекталь-киноларын карарга, татар дөньясы яңалыклары, интернеттагы татар сайтлары белән дә танышырга була. Ә иң мөһиме – татар шәхесләренә багышланган тулы мәгълүмат һәм татарча аралашу өчен социаль челтәр. Ул “Вконтакте”дан әллә ни аерылмый, интерфейс та шул ук диярлек. Ләкин бит ул үзебезнеке, саф татар социаль челтәре. Аралашу бүлеге бүген әле тест режимында гына эшли, әмма киләчәктә тулы куәтенә эшләп китәргә җыена.

Бүгенге белем бирүне, мәгарифне яңа технологияләрсез күз алдына китерү кыен. Моны мәктәп укытучылары да аңлап алды. Мәсәлән, Казан шәһәренең 96нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Тарханова үз сайтын булдырган. Бүген ул яхшы гына эшләп килә, көн саен яңа контент белән баетылып бара. Гүзәлия ханым сайт эшләүгә алынуының сәбәпләрен бик гади, ди. Бу исә – күп еллар дәвамында мәгариф системасында эшләнгән тәҗрибәне яшьләргә җиткерү, ярдәм итү. Сайт укытучылар, укучылар, студентлар өчен кирәкле, киң җәмәгатьчелеккә файдалы, кызыклы материаллар, язмалар, мәкаләләр белән яңартылып торуы белән дә үзенчәлекле. Алайса, татар сайтлары бик кыска гомерле бит. Ничек барысыны да өлгерәсез дигәч, Гүзәлия ханым: “Телевизорга вакытымны әрәм итмим”, - ди. Бүген аның сайтында 300дән артык ресурс бар икән. Иң кызыгы шул, ул үзенең фәнни эшләрен дә шулай халыкка җиткерә. Дәрес эшкәртмәләрен, әдәби әсәрләргә ясаган үзгә анализларны сораучылар, сайттан алып кулланучылар бихисап, ди ул.

Татар журналистикасы кафедрасының 4нче курс студенты Линар Закиров интернетта татар блогларына күзәтү ясаган һәм аларның күбесенең “үле” булуын һәм эффектив эшләмәвен ачыклаган. Линар әле үзе блог ачарга өлгермәгән, ләкин көндә танышып бара торганы итеп “Калеб” яңа буын җыены блогын атады. Яңа закон проектына (1000 кешелек язылучысы булган блогны ГМЧ статусы бирелү турында) тискәре карашын белдерде.

Яңа технологияләрнең үсеше, бөтендөнья пәрәвез челтәре барлыкка килү – болар барысы да татар журналистикасын да читләтеп үтми. Әгәр телебезне, милләтебезне, иң мөһиме матбугатыбызны саклап каласыбыз килә икән, безгә бер гасырдан артык тупланган тәҗрибәбезне кулланып, күркәм сыйфатларыбызны саклап, барыбер үзгәрергә һәм үзгәрә белергә кирәк. Минемчә, конференциянең нәтиҗәсе – шуңа таба бер адым булачак.

Источник информации: Раиль Садрутдинов