31 октября 2013
Рөстәм Галиуллин: "Миңа бәйсез булу ошый"

Журналист иҗатының кызыклы ягы -һәрәкәттә булу, һәрдаим төрле шәхесләр белән очрашып тору. Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы бүлегендә белем алучы булачак журналистлар 29 октябрь көнне республикабызның “Идел” яшьләр журналы баш мөхәррире – Рөстәм Галиуллин белән очрашып кайтты.

Шунысын әйтеп китәргә кирәк, “Идел” журналының бүген үз кыйбласы бар. Укучылары даими, тиражы тотрыклы. Коллективта да дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Боларның барысы җитәкчедән тора. 25 яшьлек егетнең иҗат көчләренең яшен дә олысын да тупларлык коллективны кулда тотуына сокланмый мөмкин түгел.

- Сез язучылык, журналистика өлкәсенә ничек килеп эләктегез?

- Барысы да 9 сыйныфта татар әдәбиятыннан район олимпиадасында җиңүдән башланып китте. Мин бөтенләй дә бу юлдан китәргә тиеш түгел идем. Кечкенәдән икътисад, математика-физика өлкәсенә кереп китәрмен дип уйлаган идем. Унберенче сыйныфта укыганда район газетасыннан шалтыратып шушы юлны сайлавымны сораганнары да хәтеремдә. Ә мин ул вакытта Төзелеш институтының “Икътисад» бүлегенә укырга керергә әзерләнә идем. Кызык өчен генә документларымны КДУның татар журналистикасы һәм татар филологиясе бүлекләренә тапшырдым. Ахырда татфакны сайладым. Ләкин анда кергәч тә, мин язучы булырга, журналистикага кереп китәргә уйламадым. Беренче көннән үк университеттагы “Әллүки” иҗат берләшмәсенә эләктем. Кердем, ниндидер хикәяләр, шигырьләр тикшереп утыралар. Уйладым да, карале, мин дә болай гына яза алам бит әле дип, үземнең хикәяләремне тәкъдим иттем. 2 атнадан бу хикәяләр “Сабантуй” газетасында басылып та чыкты. Беренче гонорар шундый зур стимул булды ки, беренче китабым язылып та бетте. 2007 елда “Иделем акчарлагы” конкурсында гран-прига лаек булып, бу өлкәгә очраклы гына килмәгәнемне аңладым. “Шәһри Казан” газетасында эшләү дә минем өчен бик зур мәктәп булды.

- “Идел”дә нинди темаларга һәм жанрларга өстенлек бирәсез?

- “Идел” – беренче чиратта яшьләр журналы. Димәк, үзеннән-үзе яшьләр темасы дигән сүз. Икенчедән, “Идел” – әдәби журнал. Димәк, өстенлекне проза белән поэзиягә бирәбез. Үзем прозаик буларак, повесть һәм хикәяләрне көтеп алам. Шигърият көчле, шагыйрьләребез күп, ә менә проза аксабрак тора. Яшьләргә ни кызык, безне шул кызыксындыра.

- Язучы күп язарга тиешме? Язучының дәрәҗәсе ничек билгеләнә?

- Кеше көн саен нәрсә дә булса язарга тиеш. Иң дөресе шул. Ләкин мин үзем сан белән сыйфатны аерып куям. Каләм тутыкмасын өчен һичьюгы көндәлек алып барырга тырышам. Кешегә кайвакыт тарихка кереп калу өчен бер әсәр дә җитә. Ә журналистларга килгәндә, ул һичшиксез көн саен язарга тиеш. Шул ук вакытта ул жанрлар төрлелеген дә сакларга тиеш. Аннан егет кеше 30 яшькә кадәр кимендә 3 тапкыр эш урынын алыштырырга тиеш. Бер урында катып калу стимулны киметә. 3 ел “Шәһри Казан” газетасында утыру миңа бик җитте.

- Ә хәзер эш урыныгызны үзгәртер идегезме?

- Әлбәттә, андый теләк бар. Урын өчен курка торган кеше түгелмен. Үземне эшмәкәрлектә дә сынап караганым бар. Бүген үзеңне бөтен өлкәдә дә сынап карарга була. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Моның уңай ягы да тискәре ягы да бар, әлбәттә.

- Сезнең үзегезне укытучы булып сынап караганыгыз бармы?

- Безнең әти ягыннан укытучылар нәселе. Әнием укытучы иде, ике апам укытучылар иде. Мине өйдә укытучы булма дип үстерделәр. Әле дә хәтеремдә, 3-4 курста мәктәпкә практикага җибәрделәр. 8 сыйныф кызлары. Шәһәр кызлары шук була бит инде. Күз кысып утырдылар да, директор бүлмәсеннән “Шәһри Казан” мөхәрриренә шалтыратып, алып китүләрен сорадым. Шуннан укытучы була алмавыма, моңа теләгем дә юклыгына төшендем. Ләкин уйлап карасаң, укытучы яхшы һөнәр, укытучы булган кеше бар өлкәдә дә булдыра ала.

- Сезгә килгән хикәяләрдә, хатларда яшьләрнең тел ярлылыгы сизеләме? Әллә киресенчәме?

- Күп хатлар бүген Башкортстан якларыннан килә. Аларның теле бик ошый миңа. Ни генә әйтсәк тә, бүген татарчабыз-русчабыз кушылып бетте. Мин татар теленең үз чиста әдәби теле булырга тиеш дип саныйм. Мәсәлән, узган гасырның 60-70 еллары – чиста әдәби тел. Телебез бүген актив үзгәрә, аны берни эшләтеп тә булмый. “Идел”нең максаты да бит – әдәби телебезне саклау.

- Сез үзегезне әрсез дип саныйсызмы?

- Мине алдап булмый, барыбер үземнекен итәм мин.

- Беренче хикәягезне кайчан яздыгыз?

- 16 яшьтә. Мин укырга 6 яшьтә кердем. 21 яшьтә укуын тәмамлаган, 3-4 еллык стажы булган, бәллүр каләмле, китабы чыккан, фатиры, машинасы булган кеше идем инде. (Мактанып әйтүем булмасын). Мин беренче курста укыганда ук өйдән акча алмадым. Миңа бәйсез булу ошый иде.

Источник информации: Раил Садретдинов