17 октября 2013
Туган телләрне саклап калу мәсьәләсе иң югары мөнбәрдә тикшерелә

Казанда үтүче “ Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумы кысаларында 6 Халыкара, 2 Бөтенроссия конференциясе уза

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында  “ Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли  форумы ачылды. Аның эшендә ерак һәм якын чит илләрдән: Германия, Кытай, Төркия һәм шулай ук Башкортстан, Кыргызыстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗаннан, Россия төбәкләре вузларыннан филолог-галимнәр, аспирантлар, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре  катнаша. Тел проблемасына багышланган җыенны КФУның ФСИ директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачты. “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү - Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылулары, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуы хәзерге вакытта бик мөһим. Әлеге мөһим мәсьәләне нәтиҗәле хәл итү өчен, җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерергә, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Безнең шулай бергәләп җыелыубызның да төп сәбәбе һәм максатыбыз - туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү. Әлеге эштә теләктәшлек белдереп, чакыруыбызны кабул итүегез һәм чарага килүегезгә олы рәхмәтемне белдерәм” – диде үз чыгышында институт директоры.

Форум эшендә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Җыен кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләүнамәсен укыды. “Хөрмәтле форумда катнашучылар! Кунакчыл Татарстан җирендә Сезне сәламләвемә шатмын. Форумның төрле телләр һәм милләтләр төркемнәренең меңнәрчә еллар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән  Казанда узуы символик төсмергә ия. Казан университеты диварларында Ауропада беренчеләрдән булып монгол теле кафедрасы һзм шулай ук дөньяви танылу алган казан лингвистика мәктәбе булдырыла. Күпмилләтле Татарстанда телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга иң зур игътибар бирелә. Республикада милли мәгариф системасы үсеш алды, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һзм үстерү буенча Дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Форумдагы уңай мохит тел белеме буенча сорауларга җавап табарга һәм телләрне саклау, үстерү эшендә төп мәсьәләләрне чишү юнәлешендәге нәтиҗәле фикер алышуларга ярдәм итәчәгенә ышанам. Эшләрегезнең уңышлы булуын һәм яңадан-яңа казанышларга ирешүегезне телим” – диелә Татарстан Республикасы Президенты сәламләвендә.

“ Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнашучыларга Казан федераль университеты ректорының сәламләвен, тышкы элемтәләр буенча проректор Линар Латыйпов җиткерде. 

ФСИ директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп узганча, телләрне өйрәнү, бу өлкәдә милли элита булырдай кадрлар әзерләү юнәлешендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, шәхсән Казан университеты ректоры тарафыннан соңгы елда зур эш башкарыла. Сүз уңаеннан ул тиздән заманча җиһазландырылган, телләрне өйрәнүдә иң соңгы технологияләрне эченә алган Казан халыкара лингвистика үзәгенең тулы көченә эшли башлаячагын ассызыклады.

Җыенда чыгыш ясаган Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов ассызыклаганча, мондый чаралар гаять зур әһәмиткә ия. “Без үзебезнең барлыгыбызны һәм зур эшләргә сәләтле халык икәнлегебезне һәрвакыт раслап торырга тиешбез. Сүздән эшкә күчеп, һәркайсыбыз үз өлкәсендә телләр, мәдәниятләрне саклау буенча төгәл эшләрне күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына милләт саклана, үсешкә ирешә”, - диде ул. Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә чит төбәкләрдә татар мәктәпләре, сыйныфлары ябыла баруга борчылуын белдерде. Туган телдә укыту өчен белгечләр әзерләүгә ярдәм йөзеннән, Конгресс юлламасы белән Казан университетына студентларны кабул итүне елдан-ел арттыру үзмаксат булып торуын искәртеп узды.

Форумның тантаналы ачылышында шулай ук Мәскәү, Башкортстан, Төмән югары уку йортлары галимнәре чыгыш ясады, Л.Н.Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты ректоры Ерлан Сыдыковның тәбрикнәмәсе укылды.

Форум кысаларында Э.Р. Тенишев истәлегенә багышланган халыкара тюркологик симпозиум,  “Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык һәм Гареб мәдәнияте контекстында” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция, Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең 85 яшьлек юбилеена багышланган “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган IV халыкара фәнни-гамәли  конференция, “Татарстанда рус һәм чагыштырма паремиология: үсеш чыганаклары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли  конференция,  “Мәдәниятара бәйләнеш контекстында сәнгать һәм аны укыту” дип аталган халыкара фәнни-гамәли  конференция, филология фәннәре докторы, профессор В.Х. Хаков истәлегенә багышланган студентлар һәм аспирантлар өчен халыкара фәнни-гамәли  конференция, “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция һәм әдип иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә, студентлар өчен Әдәби тәрҗемә: тел мәсьәләләре дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли  конференциясе, «Татарларга тылмачлар кирәк» II Республикакүләм  һәм Рус телле студентлар өчен татар теленнән уздырыла торган VI Республика  олимпиадалары уздырыла. Шулай ук галимнәр, тел, әдәбият укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре, аспирант һәм студентлар “Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективалары”на багышланган түгәрәк өстәлдә фикер алышачак.

Телләр һәм мәдәниятләрне саклау мәсьәләсенә багышланган Җыенның пленар өлешендә КФУның Филология һәм сәнгать институты белән Бөтендөнья татар Конгрессы Ьашкарма комитеты, Рус милли-мәдәни мөхтәрияте, шулай ук Татарстан Республикасының Саба, Актаныш, Кукмара, Чүпрәле, Арча муниципаль берәмлеләре Башкарма комитетлары белән уртак хезмәттәшлек турындагы Шартнамәләргә кул куелды.

Форум 18 һәм 19 октябрь көннәрендә дә дәвам итәчәк.