03 июня 2013
Филология һәм сәнгать институты профессоры Бакуда фәнни Җыенда катнашты

2014 елда Казан федераль университетында төрек һәм ислам фәнен, мәдәниятын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлап халыкара форум оештырылачак. Бу хакта КФУның Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге , профессор Флера Сәйфуллина хәбәр итә. Ул шушы көннәрдә Азәрбайҗан башкаласы Бакуда узган «Төрек һәм ислам дөньясының күренекле мәгърифәтчеләре» дип аталган симпозиумда катнашты. Әлеге фәнни форум Төркиянең Мехмет Акиф Эрсой исемендәге фәлсәфә һәм сәнгать фонды ярдәмендә 12 нче тапкыр уздырыла.

Быелгы фәнни чара Бакудагы Кавказ университетында оештырылды. Биредә 12 илдән 104 галим катнашты.

Конференция төрекләрнең талантлы шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, милли каһарман – Мехмет Акиф Эрсой истәлегенә багышланып уздырыла. 1984 елда Төркиянең башкаласы Әнкарада Мехмет Акиф Эрсой исемендәге фәлсәфә һәм сәнгать фонды оеша. Әлеге фонд конференцияне уздыруга булышлык күрсәтә һәм финанс ягыннан да ярдәм итә.  Конференциянең төп максаты –төрки халыклар арасыннан чыккан танылган шәхесләрне, галимнәр эшчәнлеген бөтен төрки дөньясына таныту.

Конференция һәр елны төрле илдә үткәрелә. Киләсе елга бу олы фәнни форумны КФУда үткәрергә дигән резолюция кабул ителде. Бу документ 10 илнең вәкилләре (Азәрбайҗан, Төркия, Кыргызстан, Татарстан, Казакстан, Үзбәкстан, Мисыр, Македония, Сербия, Грузия) тарафыннан имзаланды.