11 мая 2024
"Каюм Насыри" Институты директоры, профессор Юсупова Әлфия Шәүкатовна белән очрашу булып узды

10 - нчы май көнне, Үзбәкстанның М.Улугбек Университетында урнашкан Ташкенттагы Казан федераль университеты НОЦ Каюм Насыри Институты мәгърифи - мәдәни үзәгендә - "Каюм Насыри" Институты директоры, профессор Юсупова Әлфия Шәүкатовна белән очрашу булып узды. Очрашуда шулай ук, Университетның "Үзбәк теле" кафедрасы мөдире Курбанова Мухаббат ханым, башка укытучылар һәм студентлар да катнашты. 

Әлфия Шәүкатовна күренекле галим - этнограф, аң агартучы, әдәбиятче һам укытучы Каюм Насыриның гомеренә һәм күпкырлы иҗатына багышланган тирән һәм бик кызыклы лекция укыды. Очрашуда шулай ук, студентларның сорауларына җавап бирелде һәм безнең Каюм Насыри мәгариф- мәдәни узәгебездә ничек укулар, нинди эшләр алып баруы турында да сүз барды.
Очрашу югары дәрәҗәдә үтте.

Әлфия Шәүкатовнага без зур рәхмәтләребезне белдерәбез.