29 мартта көндез Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитова һәм аның булышчылары Татарстанда яшәүче татар теле укытучылары өчен Интернет аша семинар үткәрделәр. Аның исеме «Санкт-Петербургта татар теленә укыту: принциплар, алымнар, үзенчәлекләр» иде. Ул Казандагы «Социаль һәм гуманитар мәгариф үзәге» дәүләт булмаган мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылган иде. Аның корпоратив укыту бүләге мөдире Гүзәл Нотфуллина шундый семинар оештырырга Фирая Рәшитова Казан 80 нче мәктәбенең «Насыйри укулары» конференциясендә катнашканыннан соң тәкъдим иткән. Үзәкнең сайтында бу хакта афиша да урнашканнар.
Онлайн-семинарда Фирая Рәшитовадан тыш, Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов һәм Каюм Насыйри институты татар теле курслары укучылары Артём Кураев һәм Алла Панова катнаштылар. Өстәргә кирәк, Артём әфәнде һәм Алла ханым үзләре дә телчеләр, алар икесе дә элек Тау университеты студентларын рус теленә чит тел буларак өйрәткәннәр.
Фирая Рәшитова Татарстан укытучыларына үзенең татар теленә укыту тәҗрибәсе турында сөйләде. Үз дәресләрендә ул төрле дәреслекләр белән куллануын ассызыклады – бу К. С. Фәтхуллова, А. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге. Башлангыч дәрәҗә», Л. Х. Шәяхмәтованың «Татарский для начинающих» һәм М. Ю. Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китаплары. Фирая Илгизәр кызы үз эшендә яңа методлар белән куллануын ассызыклады, хәзерге татар теленә укыту җәдидчелек һәм Казан телчеләр мәктәбе эше дәвамы булып санап була дип әйтте.
Татар теле курслары эше — Казан телчеләр мәктәбе эше дәвамы, ди Фирая Илгизәр кызы. Аны XIX гасыр 70 нче елларында Казан университетында рус галиме И. А. Бодуэн де Куртенэ нигезләгән, аның белән бергә шундый галимнәр дә эшләгәннәр: В. А. Богородицкий, В. В. Радлов, А. И. Александров, А. И. Анастасиев, А. С. Архангельский, С. К. Булич, А. М. Селищев һ. б. Казан телчеләр мәктәбе беренче социаль һәм психологик принципларына нигезләгән тел белеме мәктәбе булып чыкты. Бар телләр дә тигез, иң дөрес, иң яхшы телләр юк, дип санаганнар Казан телчеләр мәктәбе вәкилләре. Казан галимнәре җирле халыкларның телләрен фәнни рәвештә өйрәнү мөһимлеген яхшы аңлаганнар, Казанда моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар, дип санаганнар. Шуңа күрә Казан Идел буенда яшәгән халыкларның телләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү үзәге булып чыккан. «Телдә хәрәкәтсезлек юк, — диде И. А. Бодуэн де Куртенэ. — Телдә, табигатьтә кебек, барысы да яши, хәрәкәтләнә, үзгәрә», — шул сүзләр белән бетерде үз чыгышын Фирая Илгизәр кызы.
Максим Кузнецов исә үзенең китабы ничек барлыкка килгәне, аның эчендәге татар фигыле нигезен аның инфинитивы буенча билгеләү алгоритмы турында бәян итте. Аннары Артём Кураев һәм Алла Панова үзләре ни өчен татар телен өйрәнүе, Каюм Насыйри институтында татар теле курслары дәресләре ничек баруы турында әйттеләр. Петербургта татар телен укырга күп теләүчеләр булуын һәм алар тел курсларына йөри алуы мөһимлеген ассызыкладылар алар үзләренең чыгышында. Артём һәм Алла үзләре йөргән татар теле дәресләре һәрвакыт кызыклы, иркен баралар, алар зур кызыксыну уяталар дип әйттеләр тыңлаучыларга. Татар теленә рус телле аудиториядә чит тел буларак өйрәтүдә телләрне үзара чагыштыру, тиңләштерү бик мөһим дип саныйлар алар, монда Казан телчеләре эшләре, мәсәлән Р. С. Газизовның китаплары белән, кулланып була дип әйттеләр.
Әйтергә кирәк: Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендәге татар теле курсларында һәрвакыт ирекле, дустанә атмосфера хөкем сөрә. Бу телне өйрәнү теләген арттыра, укучыларны татар телендә сөйләшергә дәртләндерә, алар һәрвакыт дәресләрдән канәгать булалар.
Казан тарафы өчен бу онлайн рәвештә оештырылган очрашу бик кызыклы булды дип әйтте Гүзәл Нотфуллина. Семинарда катнашучылар төньяк башкаласы һәм Татарстан башкаласы татар теленә укыту методикасы өлкәсендә киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәгенә өмет белдерделәр.
СПб КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге