29 мая 2013
Филология һәм сәнгать институты директоры Кытай профессоры Абдулла Аббас белән очрашты

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында кунаклар еш була. Бу көннәрдә ФһСИ директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Ерак Кытай халык республикасында яшәүче милләттәшебез, күренекле профессор, Хезмәт Герое,  Бөтен Кытай бөек мәҗлесе  депутаты, Кытай югары уку йортларының атказанган укытучысы, Татарстан Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы Абдулла Аббасны кабул итте.  

Очрашу вакытында А.Аббас Кытайда яшәүче милләттәшләребездән сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Галим читтә яшәүче милләттәшләребез, уйгырлар тормыш-көнкүреше, югары белем алу системасы үзенчәлекләре хакында сөйләде. Киләчәктә үзе җитәкләгән “Кытайда яшәгән татарларның рухи мирасын барлау һәм саклау” оешмасы  белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен алгы планга куйды.

Шулай ук галим СУАР университетларындагы уйгыр филологиясе институтларына КФУның Филология һәм сәнгать институты турында мәгълүматларны җиткерергә  һәм бу  институтлар арасында хезмәттәшлек урнаштыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Белешмә өчен. Абдулла Аббас  Кытай халык республикасы Шенҗаң-Уйгыр автоном районы Өремчи шәһәрендә 1951 елда туган. Нәсел җепләре Кукмара районы Арпаяз  һәм Башкортстанның Борай районы Тугай авылларына барып тоташа.

Абдулла Аббас гомерен багышлаган өлкә - биология. Лишайниклар, дару үләннәре, аларның морфологиясе,  химик сыйфатлары. Бу фәннәрдә ул студентларга, аспирантларга лекцияләр укый, тәҗрибәләр үткәрә, кыр экспедицияләренә чыгып, төрле лишайник үрнәкләрен туплый. Кытай халык республикасында әлеге үсемлекне өйрәнүче галимнәрнең беренчеләре сафында ул. Илдә бу фәнгә нигез салучылардан санала. Бүгенге көндә исә галим җитәкчелегендә 6 магистр, 4 аспирант белем ала. Профессор А.Аббас биологиянең төрле тармакларына караган 9 китап, 100 якын мәкалә авторы. Кытайда, Испаниядә, Америкада, Финляндиядә аның хезмәтләре галимнәр тарафыннан югары бәяләгән.