27 января 2024
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары "Татарстан Республикасы Ел студенты-2023" бәйгесендә җиңүчеләр

25 нче гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни — күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023» югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Инде XIX ел рәттән Студентлар көнендә Республикабызның иң алдынгы шәхесләре ачыклана. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбебез студентлары да яңа уңышлары белән куандырды.

Бүләкләү тантанасы Югары мәктәбебез өчен олы җиңү белән башланып китте. «Ел старостасы» номинациясендә җиңүче исеменә 10.2-002нче төркем студенты Таһирова Лилия ия булды. Аны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүләкләде.

Киләсе җиңү дә озак көттермәде. Институтыбызда эшләп килүче «Маяк» иҗади үсеш форумы исә «Ел проекты» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. (Проектның җитәкчеләре: социаль һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, студентлар деканы Илзирә Галимбикова; проектның кураторлары: Таһирова Лилия, Мөхәммәтова Зилә, Шәмсевәлиева Зәлия). Әлеге номинациядә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов тәбрикләде.

Иң әһәмиятле номинациядә җиңүчене игълан итү өчен сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыкты. Залдагы студентларны бәйрәм белән котлап, Рәисебез катнашучыларны тагын бер кат җиңүләре белән тәбрикләде: «Сез ‒ безнең Республиканың һәм илебезнең киләчәге. Минемчә, монда бүген һәркем ‒ җиңүче». Югары мәктәбебезнең 10.2-124нче төркем студенты Виктор Воропаев исә «Гран-при» номинациядә лауреат булды. 

Студентларыбызны чын күңелебездән олы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да институт, университет тормышында актив эшчәнлек алып барып, тагын да яңа бәйгеләрдә үзегезне күрсәтергә, зур уңышларга ирешергә язсын!

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов