21 декабря 2023
Иҗатында – халык язмышы...

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева, Кукмара шәһәрендә, Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышлап үткәрелгән  Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда ул “Чыңгыз Айтматов исемендәге Исык-Кул форумы” Халыкара җәмәгать берләшмәсе вице-президенты Динара Джумабаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, Милли Мәгариф бүлеге хезмәткәре Лилия Сахбиева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Мөхммәтшин белән берлектә, “Мәгарифтә остазлык: гражданлык-патриотик белемнең эффектив моделе” дип исемләнгән пленар утырышта, һәм, дискуссиядә катнашты, соңрак, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, анда әзерләнүче белгечлекләр турында сөйләде.


Чыганак: Минһаҗева Ләйлә Ихсановна