20 декабря 2023
"ШаярТатфак" үзенең җиңүчесен тапты

Кичә, ягъни 19 нчы декабрь көнне, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе активистлары тарафыннан  "ШаярТатфак" дип исемләнгән өр-яңа стендап-кичә үткәрелде. "ШаярТатфак" - ул уку йортыбызның иң шаян, үткен юмор хисенә ия студентларын бер урынга туплаган проект. Бу чара институт тарихында әле беренче тәҗрибә булуга карамастан, искиткеч күңелле, истә калырлык булып узды.

Стендап кичәдә чыгыш ясаучылар арасында кемнәр генә юк: янып кына килүче стендап йолдызлары белән беррәттән "Әйдә ШаяРТ" татар лигасының финалисты да булу үзе ни тора бит. Шулай итеп, стендап кичәдә үзләренең өр-яңа мәзәкләре белән "202" командасы кызлары Ранилә, Илүзә, Кәдрия һәм Фирүзә, тагын бер яңа йолдыз - Рәсил Мирзаһитов, "Шалт Мөхәммәтҗан" проекты стендаперы Зилә Дәрҗемәнова, "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасы финалисты Дилияр Борһанов чыгыш ясадылар.

Стендап кичә ярыш форматында узды. Биредә стендаперлар 4 төрле турда көч сынашты. "Үзпрезентация"дә катнашучыларыбыз үзләрен, икенче сынауда үзләренең алдан әзерләгән мәзәкләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Тагын бер кызыклы сынау - тәмәрес. Биредә катнашучыларыбыз мәкальләрне һәм җырларны кызыклы итеп дәвам иттеләр. Иң соңгы, иң катлаулы сынау - жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирү булды.

Стендапта катнашучыларның чыгышларын кемнәр бәяләде соң? Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында "Әйдә ШаяРТ"  лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев, "Сәхнә" журналының җаваплы сәркатибе Алсу Габдуллина, татар язучысы, шагыйрә, галимә, филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән һәм декан урынбасары, филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдиновлар булды.

Көчле бәйгедән соң, чыгышларга бәя биреп, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләделәр. Һәм "ШаярТатфак" стендап кичәсендә җиңүче исеменә Дилияр Борһанов ия булды. Билгеләп үтәргә кирәк, кичәдә "Тамашачы симпатиясе" номинациясе дә үткәрелде. Биредә тамашачылар үзләренә ошаган стендаперга тавыш бирде. Биредә дә үзенең оста стендапер булуын тагын бер кат исбатлап, Дилияр иң күп тавыш җыйды һәм абсолют җиңүгә ия булды.

Барлык егет-кызларның көчле әзерлеге күренеп тора. Тамашачыларыбыз бер генә мизгелгә дә көлүдән, стендаперларны алкышлаудан туктап тормады, чөнки әзерләнгән мәзәкләр , чыннан да, югары дәрәҗәдә иде. "Гадәттә мондый кичәләрдә кемнеңдер мәзәге кызык була, кемнекедер бик үк түгел. Ә менә бүген монда басып торганнарның барысының да чыгышлары шәп булды",- дип ассызыклады "Әйдә ШаяРТ" лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев. Чараның оста алып баручылары Гөлзидә Кәримуллина белән Айзат Вахитовны исә аерым билгеләп үтәргә кирәк.

"ШаярТатфак" стендап кичәсе һәркемгә яхшы кәеф бүләк иткәнендә һичбер шик юк. Бу чара институтыбыз тарихында әле соңгысы булмасын. Киләсе стендапларда очрашканчыга кадәр!

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов