07 декабря 2023
"Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары" фәнни түгәрәк студентлары Халыкара студентлар конференциясендә катнаштылар

Татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәк студентлары «Вызовы и тренды современной лингвистики» («Challenges and Trends in World Linguistics») Халыкара студентлар конференциясендә катнаштылар. Ул 2023 нче елның 7-8 нче декабрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты ярдәмендә, студентлар фәнни бергәлекләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.

«Заманча дөньяда татар һәм төрки телләр» секциясе эшен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студентларның фәнни эшчәнлеге җитәкчесе филология фәннәре кандидаты, доцент Сибгаева Фирүзә Рәмзил кызы ачты. Үзенең сәламләү сүзендә Казан федераль университетының инновацион фәнни проектларны алга җибәрүдә уникаль мәйданчык булуын билгеләп үтте. КФУда Халыкара студентлар конференциясе үткәрү талантлы яшьләрне фәнни тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу студентларны мәкаләләр бастырып чыгаруда активлаштыра.

Секция эше кысаларында «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе  филология фәннәре кандидаты, доцент Һадиева Гөлфия Камил кызы һәм түгәрәк әгъзасы  Мифтәхетдинова Ләйлә түгәрәк турында сөйләделәр.

Түгәрәкнең максаты –  студентларда фәнни иҗатка кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру; иҗади фикерләүне, фәнни мөстәкыйльлекне үстерү; студентлар арасыннан магистратура һәм аспирантурага керү өчен резерв формалаштыру. Татар теленең төрле өлкәләрен өйрәнүгә багышланган докладлар тыңланды. Чыгышлар актуаль темаларга багышланган иде. Барлык докладлар да югары бәяләнде.

Студентларны яңа казанышлары белән котлыйбыз һәм фәнни эзләнү өлкәсендә уңышлар телибез!

 

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева.